Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Милләтнең нигезе - гаилә, гаиләнең нигезе - хатын-кыз»

Гаилә елы кысаларында, Яңа Арыш авылы китапханәсендә «Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын-кыз» дип исемләнгән күркәм чара узды.


Кичәдә озак еллар буе бергә гомер кичергән өлкән буын кешеләре, яшьләр катнашты. Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов кунакларны Гаилә елы белән котлап ихлас теләкләрен җиткерде. 
Кунаклар исә кичә барышында бәхетле гаилә серләре белән уртаклаштылар. Һәрберсенең дөньяга якты карашы,  тормышта үз урыны бар.
Хөснетдиновлар гаиләсен авылда гына түгел, районда да белмәүче сирәктер. Гаилә башлыгы Фәрит Хөснетдинов гомерен колхозда механизатор хезмәтенә багышлаган кеше. Бүгенге көндә Яңа Арыш авылының «Иман нуры» мәчетендә имам-хатыйб вазыйфасын башкара. Фәрит абый дини гаиләдә тәрбия алган. Әнисе авылда беренчеләрдән булып «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган остабикә була. Алар тормыш иптәше Зәмзәмия апа белән 51 ел бергә тату гомер кичерәләр. Зәмзәмия апа Фәрит хәзрәтнең ныклы таянычы. Мәчет төзелешендә эшләгән һәр останы ашатып-эчертеп, якты йөзе белән каршы алып, озатып торучы да булды. Бүген дә мәчеткә килгән дин әһелләрен тәмле чәе белән сыйлый. Алар гаиләдә бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка каршы, уллары юл һәлакәтенә очрап, бакыйлыкка күчә. Ике кызлары да югары белемле укытучылар. Бүгенге көндә үз гаиләләрен корып, шәһәрдә яшиләр. 
Галимовлар гаиләсен авылдашлары хезмәт сөюче гаилә буларак яхшы белә, хөрмәт итә. Галимҗан абый бар гомерен колхозда тракторда эшләүгә багышлый. Миңсылу апа балалар бакчасында эшли. Үз куллары белән гүзәллек тудыручы ул. Җылы оекбашлар, шәлләр бәйләү – аның яратып башкара торган шөгыле. Кунакка барганда да әлеге эшеннән туктап тормый. Ул аның үзенә күрә ял чыганагы да. Миңсылу ападагы уңай сыйфатлар кызы Гөлнур һәм улы Равилгә дә күчкән. Алар һәр эшне әниләре белән киңәшләшеп эшлиләр. Шуңа күрә аларның гаилә нигезе һәрвакыт нык, какшамас, ә мәхәббәтләре – мәңгелек.
Тормыш юллары гел тигез генә булмый шул, аның борылышлары, сикәлтәләре дә бар. Җәләева Рәшидә апа белән Нәкыйф абыйга уртак бәхетне табар өчен күп кыенлыклар кичерергә, тормыш сикәлтәләрен шактый урап узарга туры килә. Шуңа да алар бергәләп тапкан бәхетнең кадерен белеп яшиләр. Алты балага гомер биреп, аларны тәртипле, инсафлы итеп үстерәләр. Гаилә башлыгы Нәкыйф абый һәр көнне мәчеткә барып, җәмәгать белән намазларын укый. Безнең китапханәбезнең иң актив укучысы да әле ул. Быел аларның гомер коруларына 52 ел икән. 

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире.
 

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев