Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Менә сиңа табиб хатасы!

Табибларның игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә авыру берничә ел тән сызлануларына дучар булган.

Учалы районында яшәүче хатын суд ярдәмендә урындагы дәваханәдән 500 мең сум акча алырга ниятли.

Зарар күрүче операция кичергән. Әмма операциядән соң авыруның эче, биле авырта башлый. Табиблар аңа бик озак диагноз куя алмый. Бу елның мартында гына хатынга “остеохондроз” диагнозы куела. Диагнозның дөрес булуын раслау өчен хатынны магнит-резонанс томографиясе үткәрергә җибәрәләр. Әмма аппарат шунда ук авыру эчендә тимер әйбер барлыгын ачыклый.

 

- Операция вакытында хатынның эчендә медицина энәсе торып калган. Шунлыктан авыртынулар булган, - ди республика Югары суды хезмәткәрләре.

Хатынның эченнән энә алынган, әмма ул табибларны судка биргән.

 фотоjur24pro.ru

http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/men-sia-tabib-khatasy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса