«Май чабу» бәйрәме яз алып килә
Май чабу - халыкның иң яраткан һәм озын бәйрәмнәренең берсе. Атна дәвамында аны коймак пешереп һәм күңел ачып билгеләп үтәләр. Узган якшәмбедә балыкбистәлеләр Май чабуны зурлап бәйрәм иттеләр. Районда һәр ел саен халыкның әлеге күңел ачулары кабатланмас җыр-биюләр, уеннар һәм конкурслар белән үтә.
Анатыш, Урахча, Югары Тегермәнлек авылы белем бирү учреждениеләре бәйрәмгә килүчеләр өчен кайнар чәй һәм сый-нигъмәтләр әзерләгән иде. Биредә шулай ук Корноухово өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр әзерләгән кул эшләрен дә карарга мөмкин иде.
Бәйрәм район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова котлавыннан башланды. Кышның үзе белән барлык авырлыкларны һәм кайгыларны алып китүен, яз килү белән күңелдә яктылык, игелек һәм җылылык күп булуын теләде ул.
Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамаша балалар иҗат үзәге һәм яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге оештырган бәйгеләр һәм ярышлар белән чиратлашып барды. Бәйрәмдә катнашучылар көч һәм җитезлектә сынаштылар. Аркан тартышуда ир-атлар һәм хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар командалары арасында хатын-кызлар һәм кызлар активрак һәм көчлерәк булып чыкты.
Бәйрәмне алып баручы өстәмә белем бирү педагогы Рамил Имамов халыкны күңелле музыка белән сөендерде. Өлкәннәр һәм балалар аның артыннан бию хәрәкәтләрен кабатладылар, җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар.
Балалар командаларга бүленеп спорт ярышларында катнашып бүләкләр алдылар. Аннары барысы да Май чабу коймаклары белән сыйландылар.
Сәхнәдән “Безгә яз килә, көтеп алынган яз” дигән сүзләр яңгырый. Әнә шулай балыкбистәлеләр язны-гүзәлне каршы алдылар.
Бәйрәм карачкы яндыру белән тәмамланды. Аның белән барлык авырлыклар һәм хәсрәтләр артта калсын, яз һәр йортка сәламәтлек һәм бәхет алып килсен.
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа