Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Май белән июнь коры һәм җылы булачак

Шимбә көнне Татарстан Министр Кабинетында сөйләшү вакытында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы чәчүгә әзерлек турында сөйләде. Яз соңарып килә, ә май-июнь айлары коры һәм эссе булачак дип, синоптиклар фаразларына сылтама ясады ул.

- Авыл хуҗалыгы өчен быел яз чыннан да соңарып килә. Һава торышы бу көннәрдә тотрыклы, тагын ун көн шулай булачак әле. Бер яктан караганда, карның акрын гына эрүе безнең өчен файдага, чөнки туфрак дымны яхшы сеңдерә. Әмма яз соңарып килгәндә, башка температурага кинәт күчү куркынычы зур. Башка төрле итеп әйткәндә, "кыштан-җәйгә" күчеш булырга мөмкин. Билгеләргә караганда майның беренче яртысы эссерәк булыр кебек. Авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтында Олег Шайтанов дигән профессор эшли. Менә аның сүзләре буенча, май һәм июнь шактый ук коры һәм эссе булачак, - дип фаразлады Марат Әхмәтов.

Мондый һава торышы булачак иген уңышына да тәэсир итмичә калмас, дип саный министр. Шуңа күрә әзерлекне чәчүдән үк башларга кирәклекне билгеләп узды ул.

- Беренчедән, булган дымлылыкны саклап калу буенча барлык чаралар күрелергә тиеш. Моңа җирне вакытында һәм сыйфатлы тырмалау нәтиҗәсендә ирешергә мөмкин. Икенче бурыч - язгы чәчү мәйданнарында орлыкның мөмкин кадәр иртә һәм тигез тишелеп чыгуын кайгырту, - диде.

Шушы уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына да мөрәҗәгать итте.
- Хөрмәтле башлыклар, ашлама, орлык, техниканы һәм механизаторларны әзерләү буенча эшләрне сез тапкырлау таблицасын белгән кебек белергә тиешсез. Бу мәсьәләләрнең төбенә төшегез. Район җитәкчесе боларга төшенми, әлеге теманы белми икән, алга китеш булмаячак. Бу бик мөһим! Авылда билгеле бер эшләрне нәкъ шул вакытта эшләп калырга кирәк, - диде Президент.

фото из архива

http://shahrikazan.com/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/may-beln-iyun-kory-m-yly-bulachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев