Мәсхут Хәмидуллин үз эшенең остазы
Район агротехникумының җаваплы хезмәткәре, биредә дүрт дистә елга якын хезмәт куючы, игенчеләр остазы Мәсхут Хәмидуллинның Бөгелмә индустриаль педагогия техникумын тәмамлап юллама белән кайткан вакытларын яхшы хәтерлим.
Ул чорларда әлеге уку йорты янәшәсендәге биш катлы йортта яшәгәнлектән, бу тыйнак, хезмәт сөючән егет белән без бик еш очрашып сөйләшә идек. Чөнки, ул чорларда икебез дә шушы шәһәр тибындагы йортта яшәгәч биредәге чараларда күп катнашырга туры килде. Уку йортында укучылар аны тиз арада үз итеп хөрмәт итә башладылар. Ә бу вакыт дигәне бигрәк тиз үтә шул. Мәсхут тә тиз арада коллективта үз кешегә әверелә. Ул әле дә күпләрнең остазы, әлеге уку йортын үстерүдә үзеннән күп көч, тырышлык куйган җитәкчеләре Александр Афанасьевич Писаревны олы хөрмәт хисләре белән искә ала. Кызганыч, гомеркәе генә кыска булды, ул әле безнең уку йортын республика күләмендә югары үрләргә күтәрә алыр иде, - дип искә ала әңгәмәдәшем.
Автор Идрис Аметов.
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа