Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә яшәүче хатын - кыз машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде

Балык Бистәсе район суды җирле хатын-кызның транспорт чаралары белән идарә итү хокукын медицина күрсәткечләре буенча туктатты.

Судка билгесез затлар даирәсен яклап прокурор мөрәҗәгать итте. Юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерү барышында хатын-кызның табибта исәптә торуы, әмма шул ук вакытта машина йөртү таныклыгы булуы һәм такси хезмәтендә пассажирлар ташу белән шөгыльләнүе ачыкланды. Табиб комиссиясе нәтиҗәсе буенча, аңарда транспорт чаралары белән идарә итү тыелган авыру ачыкланган, чөнки бу аның үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Эш буенча административ җавап бирүче булып Балык Бистәсе районында яшәүче хатын-кыз чыгыш ясады, әмма ул суд утырышына килмәде. Суд прокурор таләпләрен канәгатьләндерде һәм хатын-кызны машина йөртү таныклыгын Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясенә тапшырырга мәҗбүр итте. Шулай ук аннан дәүләт пошлинасы бюджет кеременә түләттерелде. Суд карары кичекмәстән үтәлергә тиеш. 

Мәгълүматны Балык Бистәсе район судының «Диалог» матбугат үзәге бирде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса