Машина бәяләре арта
Сатучылар уйлавынча, быелның дүртенче кварталыннан башлап машина сатып алырга теләүчеләрнең саны бермә-бер артачак. Алар фикеренчә, кешеләр алга таба, бәяләр артудан куркып, транспорт чарасын тизрәк сатып алырга тырышачак.
Быелның беренче яртыеллыгында Россиядә җиңел автомобильләрнең уртача бәяләре 3,5 процентка арткан. «Алар алга таба да үсәчәк, чөнки җитештерүчеләр курс аермасын ота алмады», – дигән «Автостат» белгечләре.
«АвтоСпецЦентр Hyundai» компаниясенең гендиректоры Алексей Потапов әйтүенчә, 2014 елның декабреннән башлап, (бу вакытта доллар ике тапкырга артты) барлык автокомпанияләр дә курс динамикасын айлап күзәтә. Һәм шушы вакыт эчендә доллар 10 проценттан артса, алар бәяне күтәрергә хокуклы. Азрак булганда тәэсир итми. Ягъни августтагы валюта базарындагы үзгәрешләр буенча сентябрьдә бәяләр күтәрелү ихтималы бар.
фото auto.ria.com
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/mashina-byalre-tagyn-artachak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа