Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Марс Мәгыйзов : "Канун нигезендә эшләү таләп ителә"

2018 елда Россиядә «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында» закон кабул ителде. Без Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов белән очраштык һәм әлеге законның асылын аңлатуны сорадык.

- 2018 елның декабрь аенда «Хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон кабул ителде. Бу закон нигезендә хуҗасыз этләргә, мәчеләргә карата физик газаплаулар китерү тыела. Документның төп принцибы халыкта хайваннарга карата әхлакый һәм гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Бу өлкәдә эшчәнлекне тормышка ашыру түбәндәге чараларны үз эченә ала:

- Хуҗасыз этләрне (хайваннарны) тотып алып махсус приютларга илтеп бирү; югалган хайваннарны хуҗаларына кире кайтару, ә приютта тәрбияләнүчеләренә яңа хуҗалар эзләү, приютта тиешле чаралар үткәрелгәннән соң, этләр агрессия күрсәтмәсәләр аларны элеккеге яшәү урыннарына кире кайтару; элеккеге яшәү урыннарына кире кайтару мөмкинлеге булмаган очракта, андый хайваннарны яңа хуҗаларына тапшырганчы яки аларның табигый үлеме җиткәнче приютта тәрбияләү.

2.Хуҗасыз малларны аулаганда түбәндәге таләпләр үтәлергә тиеш:

1) стерилизация үткәрелгән, салдырылмый яисә юкка чыгарылмый торган тамгалары булган хуҗасыз этләр, әгәр дә башка хайваннарга яки кешегә карата агрессия күрсәтмәсәләр ауланырга тиеш түгел;

2) муенчыкларда яки башка урында мәгълүматы  булган хайваннар хуҗаларына тапшырыла;

3) этләрнең (хайваннарның) имгәнүенә яки үлеменә китерә торган матдәләр, дару чаралары, техник җайланмалар кулланырга рөхсәт ителми;

4) хуҗасыз этләрне (хайваннарны) аулаучы шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы;

5) хуҗасыз этләрне (хайваннарны) аулаучы шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар хайваннарны тоту (аулау) процессын видеоязмага төшерергә һәм Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы таләбе буенча әлеге видеоязма нөсхәсен түләүсез тапшырырга тиеш;

6) хуҗасыз этләрне (хайваннарны) аулаучы шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар башкарылган эш күләме турында белешмәләрне Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимиятенең вәкаләтле органына тапшырырга тиеш.

3. Хуҗасыз этләрне (хайваннарны) иҗтимагый куркыныч тудырган очраклардан тыш балалар күз алдында тоту (аулау) рөхсәт ителми.

4. Физик затлар һәм юридик затлар салдырылмый яисә юкка чыгарылмый торган тамгалары булган хуҗасыз этләрнең кайсы территориядә яки андый затларның милкендә яки кулланылышында булган территорияләрдә урнашуларын Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте органына хәбәр итәргә һәм объектларга аларны аулаучы оешма вәкилләре керүне тәэмин итәргә тиеш.

5. Тотылган хуҗасыз хайваннарны, приют булмаган һәм вакытлыча тоту пунктларында асрау рөхсәт ителми.

6. Хуҗасыз хайваннарны элеккеге яшәү урыннарына кире кайтарганда, аларны кире кайтаручы шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар бу процессны видеоязмага төшерергә һәм Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы таләбе буенча әлеге видеоязма нөсхәсен бушлай тапшырырга тиеш.

7. Хуҗасыз хайваннар белән эш итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган методик күрсәтмәләр нигезендә Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органы тарафыннан билгеләнә.

Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә сукбай хайваннарны аулау буенча подрядчы оешма белән муниципаль контрактны 2021 елның февраль ахырында төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса