Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Марс Мәгыйзов: «Бакчадагы чүп үләннәрен, агач ботакларын,ватык мебельләрне контейнерлар янәшәсенә түгәргә берәүгә дә рөхсәт ителми»

Бүгенге халәтебезгә, яшәгән төбәгебезнең чүплеккә әверелеп баруына борчылырлык.

 Шул уңайдан, Балык Бистәсенең “Кирпичный”  территориаль җәмәгать үзидарәсе биләмәсендә яшәүчеләр белән очрашканнан соң, килеп туган кайбер уй-фикерләрне сезнең белән дә бүлешергә булдым. Бүген үзебездән соң  балаларыбызга, яшь буынга нәрсә калдырабыз,  дип  уйланучылар бармы икән? Юктыр мөгаен. Югыйсә, болай күмәкләшеп пычратуга “җиң сызганып” алынмаслар иде кайбер райондашларыбыз. Белгәнебезчә, инде менә ярты гасырдан артык илебездә көнкүреш калдыкларын икенче кат эшкәртмичә җир астына күмү эшләре дәвам итә. Җөмһүриятебездә дә көнкүреш калдыкларын эшкәртү заводы төзү  эшен җайга сала алмыйлар.  Чүплекләрнең күләме дә елдан-ел артып тора. Составына килгәндә, исәпләп карасаң, чәчләр үрә торырлык. Йөзәр ел дәвамында җир астында таркалмыйча кеше сәламәтлеге өчен куркынычлы химик матдәләр чыгарып ятучыларының ишәюе берәүне дә борчымый, күрәсең. Халык арасында көнкүреш калдыкларын җыючыларга зур суммада акча түләп торабыз, дип ризасызлык күрсәтүчеләре дә очрый. Уйлап карасаң, бүген ул алай ук зур сумма да түгел инде. Әле шул ук вакытта, бу акчаны да кайберәүләр түләргә бик ашыкмый. Районыбыз биләмәсендә  андыйларның гомуми бурычы берничә миллион сумнар белән исәпләнә. Алардан үрнәк алырга ашыкмагыз.  Чөнки  иртәме-соңмы үз бурычларын түләргә туры киләчәк аларга. Әлбәттә, контейнер тирәләрен чүплеккә әверелдерергә ярамавын бер вакытта да истән чыгарырга ярамый, моңа берәү дә юл куймаячак.  Кызганычка каршы,  әнә шундый тыюларга да карамастан бүген бер ишеләр үз хуҗалыкларыннан чыккан тирескә кадәр инде контейнерлар янына чыгарып ташларга гадәтләнеп баралар. Икенчеләр бакчаларыннан чүп үләннәрен,  агач ботакларын чыгарып ташларга да авырсынмыйлар. Мондый ялгыш юлны сайлаучыларга Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов та нык борчылуын белдерде.          
- Бакчадагы чүп үләннәрен, агач ботакларын,ватык мебельләрне, гомумән зур күләмле чүпләрне контейнерлар янәшәсенә түгәргә берәүгә дә рөхсәт ителми. Элеккеге еллардагы төсле аларның барысы да коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре тарафыннан чистартыла, дип тә ялгышырга ярамый. Әйе, алар җыештыралар, әмма боларның барысы да халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына эшләнә. Һәр елда диярлек бу максаттан ярты миллион сумнан артык  акча сарыф ителә. Без бу акчаларны халык өчен файдалырак максатларга тотар идек. Ә чүп өюгә килгәндә, болар бүген кагыйдәне, законнарны тупас бозу буларак теркәлә. Гаеплеләргә карата районыбызда эшләүче административ техник инспекция тарафыннан зур күләмле штрафлар салына,-дип ул соңгы вакытларда мондый ямьсез күренешләрнең кабатланып торуына каршы җитди көрәш җәелдерелүен белдерде. 
Гражданнар белән очрашу вакытында да бу хәлгә үз ризасызлыкларын белдерүчеләр күп булды. Алар әлбәттә инде чүп үләннәрен, бәрәңге сабакларын, черегән бакча җимешләрен урам уртасындагы контейнер тирәсенә өйгәнче, аны бакча почмагына туплап баруың күпкә отышлырак һәм зур чыгымнар да сорамый, дип үз фикерләре белән уртаклаштылар. Икенчеләр исә, үз тәҗрибәләреннән чыгып мондый юлны сайлап һәр елда зур суммада акча түләп бакчага тирес китертүгә  караганда, үзең ясаган черемә күпкә файдалырак булуын да ассызыклап үттеләр. Сез дә уйлап карагыз әле хөрмәтле райондашлар, акыллы фикерләр бит, файдасы тиеп куюы бар. 
  
Идрис Аметов,
ТОС рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса