Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марс Мәгыйзов: «Районыбызда мондый карлы кышның инде күптәннән күзәтелгәне булмады»

Балык Бистәсе урамнарын кардан чистартуда 17 данә төрле техника эшли.

 Соңгы вакытларда карның айлык нормадан күпкә артык явып үтүе  мәгълүм.

Юлларда калын кар катламы ятуы транспортчыларыбыз өчен дә зур уңайсызлыклар тудырды. Әлбәттә, күпләргә иртән эшкә чыгып китү, балаларга мәктәпкә бару, кайберәүләргә  үз йомышлары белән район үзәгенә чыгуы нык кыенлашкан иде ул көннәрдә. Без райондашларыбызның хәлен җиңеләйтү максатыннан нинди  чаралар күрелүе хакында сөйләвен сорап Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзовка мөрәҗәгать иттек.

- Районыбызда мондый карлы кышның инде күптәннән күзәтелгәне булмады. Без аңа алдан хәстәрлек күрдек,дисәк тә, ялгыш булмас.  Көз айларыннан башлап район коммуналь хуҗалыгын кирәкле техникалар белән тулыландыра башладык. Күп карлы көннәрдә алар төннәр буена диярлек үзәк урамнарны чистарттылар. Ә инде явым-төшем тукталып торган арада район үзәгенең  Ленин, Совет, Шәймәрданов, Октябрьская урамнарыннан кар төяп түктеләр.Шулай итеп көненә 6-7 шәр олы йөк машиналары торак пункт читенә кар ташыдылар. Эштә безнең  территориаль җәмәгать оешмалары (ТОС) да нәтиҗәле эшләделәр.

Алар район үзәгенең Төньяк, Могҗизалар кыры, Лидер, Октябрьский микрорайоннарында яшәүчеләрне җыйнап көнкүреш калдыкларын түгү контейнерлары тирәсен калын кардан арындыру буенча өмәләр оештырдылар. Нәтиҗәдә, көнкүреш калдыкларын түгү урыннары автомашиналар кереп йөрерлек хәлгә китерелде. Боларны үзегез дә күрә аласыз, - диде ул.

Без шулай эшләдек тә, урынга чыгып район үзәгендә биек булып өелгән кар тауларын арындыручыларның  көндәлек эшләре белән кызыксындык. Район коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре үз вазыйфаларын төгәл башкаралар.Биредә төяүче-механизатор Фәнис Шәриповның бер-бер артлы килеп туктаган машиналарына җәһәт кенә кар төяп озатуын сокланып күзәттек. Төгәл график нигезендә йөргән төсле автотранспортчылар Рафис Әхмәтшин, Зөфәр Вәлиев, Рифат Гыйззәтов озак тоткарланмыйча машина әрҗәсе шыплап тулу белән юлга кузгалалар. Алар  карны Балык Бистәсе читенә чыгарып  бушату белән тиз арада килеп тә җитәләр.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса