Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мария Вахонина: "Авыл җирлеге башлыгы Рафиль Сираев матур чараны яңадан гадәткә кертеп җибәрде"

Полянка авылында мин егерме елга якын яшим. Ул еллар дәвамында әлеге авыл җирлегендә бер тапкыр да Яңа ел бәйрәмен оештырганнары булмады.

Узган 2019 елның көз аенда авыл җыены вакытында авыл җирлеге башлыгы Рафиль Сираевка Яңа ел очрашуын яңартырга кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар. Һәм менә 26 декабрь көнне Полянка авылы үзәгендә җырлы-биюле, уенлы, чәй табыны белән бәйрәм узды.

Бу көнне балалар өчен күмпе шатлыклы, күңелле вакыйгалар булды. Алар белән бергә олылыр да рәхәтләнеп бәйрәм итте. Биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннарда теләп катнаштылар алар. Авыл җирлеге башлыгы Кыш бабай һәм Кар кызы белән бәйрәмгә ямь өстәп, кәефне күтәреп тордылар.

-Әлеге авылда 35 елдан артык гомер кичерәбез. Һәм менә беренче тапкыр Яңа елны шулай күңелле бәйрәм итәбез. Яшь чакларны искә төшердек бүген. Зоя Расковалкинаның авыл председателе булган вакытларны нәкъ шулай күңелле оештырыла иде бу бәйрәм. Авыл җирлеге башлыгы Рафиль Сираевка рәхмәтлебез. Ул әлеге матур чараны яңадан гадәткә кертеп җибәрде,-диде әлеге авылда яшәүче Мария Вахонина.

Ике сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Бәйрәм һәрберсенең күңеленә хуш килде. Күтәренке кәеф, шатлыклы елмаю белән өйләргә таралыштык.

Гөлназ Нуриева.

 

 

Балык Бистәсе районы Үри авылында

йолаларны хәзергәчә саклап киләләр

http://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/balyk-bistse-rayony-ri-avylynda-yolalarny-khzergch-saklap-killr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса