Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мария  Трофимова : "Тормышымның мәгънәсе – балалар"

“Тормышымда балалар зур урын алып тора.  Минем бу дөньяда яшәү мәгънәсе – талантлар табу, аларны тәрбияләү” – ди язмабызның герое.

Мария Ивановна Трофимова Сверловск өлкәсендә туа. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гаиләләре белән Балык Бистәсенә күчеп киләләр.

Балык Бистәсе мәктәбен тәмамлаганнан соң үзенең педагогик эшчәнлеген Шумково сигезьеллык мәктәбендә башлый. Биредә ул үзенең беренче остазлары Николай һәм Мария Харитоновлар ярдәме белән бу һөнәрнең нечкәлекләренә өйрәнә башлый. Аннан Мария Трофимованы Бәтке мәктәбенә җибәрәләр. Биредә инде аның остазы Иван Яснев була.

1961 нче елда Мария Трофимова Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Укуны тәмамлаганнан соң  район комсомол оешмасы комитетының икенче секретаре булып эшли. Аннан гомеренең 33 елын Балык  Бистәсе урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укытуга багышлый.

2003 елдан бүгенге көнгә кадәр Балык Бистәсе районы мәгариф бүлегенең музеенда һәм балалар иҗат үзәгендә туган якны өйрәнү методисты булып хезмәт куя. Аның педагогик өлкәсендәге хезмәт стажы 62 ел инде.

Эшчәнлек чорында ул үзен югары квалификацияле педагог, иҗади актив, яхшы оештыручы шәхес буларак танытты. Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, туган якны һәм анда туып үскән шәхесләрне өйрәнү кебек башлангычлар  - аның хезмәтендә алгы урында. Шушы хезмәтләрнең нәтиҗәсе буларак “Рыбная Слобода. Живые голоса”, укытучылар өчен методик әсбап буларак «Рыбная Слобода. История родного края» дигән китаплары дөнья күрә.

Аның хезмәтен тиешле дәрәҗәдә бәялиләр. Күп санлы бүләкләр арасында “В.И. Ленинның тууына 100 ел” юбилей медале, “РСФСР мәгариф отличнигы” билгесе, Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм район мәгариф бүлегенең Почет грамоталары бар. 2011 нче елда “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеменә лаек булган.

Мария Трофимова укытып чыгарган укучылар арасында укытучылар, хокук саклаучылар, икътисадчылар һәм башка күп төрле һөнәр ияләре бар.

Алардан остазлары хакында бары тик җылы хисләргә бай сүзләр генә яңгырый.

Игорь Пузырьков: «Ул үткәргән кызыклы дәресләр әле дә истә. Һәрберебезнең күңеленә юл ача белде. Дистә елдан артык инде без коллегалар. Аның белән эшләү дәверендә күп төрле кызыклы мәгълүматлар белдем».

Рузалия Нәбиева: «Мария Ивановна безгә үзенең оптимизмы белән тормышта бергә атларга үрнәк биреп тора.

Мария Ивановна үтә дә интеллигент, кешеләргә карата игътибарлы, олы җанлы, йомшак күңелле зат. Без, балалар иҗат үзәгендә эшләүчеләр аның  белән бергә хезмәт куюыбыз белән бәхетлебез».

Людмила Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса