Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мария Писарева күңелендә матур хатирәләр яңарта

-Укучыларым бүген дә шалтыратып хәлләремне беләләр, өйгә дә киләләр. Бергәләп чәй эчеп гапләшеп утырабыз,- дип сөйли Мария Писарева. 46 ел гомерен Балык Бистәсе Агротехникумы( авт. элегерәк СПТУ, колледж) тормышына багышлаган бу мөгаллимә хезмәт юлының һәрбер мизгелен бүгенгедәй хәтерли.

 35 ел авыл хуҗалыгы машиналары фәне буенча белем бирсә, соңрак шушы техник белем бирү уку йортында 11 ел методист булып хезмәт куя ул.

...Кулында хезмәт юлы белән бәйле истәлекле альбом. Анда үзенең укучылары турында язылган газета басмаларын да саклый. Алар белән горурланып сөйли ул. “Хәлемне белергә килүче шәкертләрем белән узган вакытларны еш искә алабыз.Шөкер, еш булалалар янымда. Мине шулай хөрмәт итүләренә бик сөенәм”,-ди ул. Мария Ивановна үзе булган күп кенә республика,илкүләм семинарлардан вакыйгаларны чагылдырган фото- язмаларны да саклый биредә.. Район һәм республика җитәкчелеге тарафыннан тапшырылган дистәләгән Мактау кәгазьләре, грамоталары аерым кадерле урында саклана. Республикакүләм конкурсларда шактый дәрәҗәле җиңүләргә ирешкән Мария Писарева.

-Үз вакытында көллиятебезнең базасы югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торды. 1982 елда техникум базасында үткән Бөтенроссия семинарында да бу турыда ассызыкладылар. Ул вакытта андый база- җиһазлы кабинетлар бик сирәк иде әле. Безгә югары мәдәният училищесы исеме бирелде. Бу исем өчен Күчмә Байрак та тапшырдылар. Хәтта, Мәскәүдән дә телевидение килгән иде. “Время” тапшыруыннан күрсәттеләр ул вакыйганы. Югары база дигәннән, мәсәлән, минем лаборатор кабинетымда барлык машиналар да электр үткәргече белән эшләде. Бүлмәдә үк бәрәңге утыртып, кукуруз чәчеп күрсәтеп була иде. Әйтиек, әгәр бер төрәне (сошник) борылса, монитордагы диварда бу төрәннең саны автоматик рәвештә өзелә. Менә нинди техникалар үзләштерелгән иде бездә,-дип сөйли Мария Ивановна.  Биредә төрле төбәкләрдән балалар укыган. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне махсус әлеге техникумга җибәрә торган булганнар. Чөнки, ихтыяҗ булган. Ижевскидан әлегә кадәр бер укучысы шалтыратып, хәл белешеп тора икән.

Шәхси тормышыннан да зарланмый ул. Булачак ире Александр Афанасьевич белән Чистай авыл хуҗалыгы техникумында танышалар. Укып бетергәч Александр Корноухово механизация училищесына эшкә кайта. Бер елдан Мария Ивановна да бирегә кайтып эшли башлый. Яшьләр гаилә коралар. 1981 елдан Александр Писаревны училище директоры итеп билгеләнә. Соңрак техникумда Писаревлар гаиләсенең өч буын вәкиле дә хезмәт куя. Кызы Вера Александровна озак еллар директор урынбасары булып эшләгәннән соң, үз вазифасын улы Евгений Ненастьевка тапшыра. Үзе инглиз теле укытуын дәвам итә.

-1981 – 1994 елларда ирем директор булып эшләгәндә техникумның чәчәк аткан вакыты иде. Бу уку йортына бөтен күңелен биреп хезмәт куйды. Территориягә асфальт җәюләр, кабинетларны автомотлаштырулар, складлар төзелүләр, котельныйны газга күчерү – аның инициативасында тормышка ашырылдылар. Аннан соң техникумга директор булып килгән Сергей Александрович Парфенов барысын да саклап кала алды, аңа бик рәхмәтле мин, - дип сөйли Мария Ивановна.

Үткәннәре хакында шулай бирелеп, тәмләп сөйли ул. Сәбәбе гади генә- ул елларга аның намуслы хезмәте, олы җиңүләре теркәлгән, коллегалары, укучылары күзенә оялмыйча, туры карап йөрерлек матур хатирәле язылган. Хезмәт юлың, кылган гамәлләреңә куанып озак яшә әле мөгалимә!

Гөлназ Зарипова.

фото от автора

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса