Мария Трофимова: «Беркайчан да балаларга, студентларга да, олыларга да булышудан баш тартмадым»
***
Танышу
Элеккеге хезмәттәшем Мария Ивановна Трофимовага барып аның тормыш фәлсәфәсе белән ачыктан-ачык сөйләшергә булдым. Аның истәлекләре күпләр өчен файдалы булырга мөмкин.
Тормыш дәресләре
Минем формалашуым, үсеш елларында даими алган тәҗрибәдән торды.
3 яшемдә түбәгә мендем. Әни мине күреп алды һәм орышты. Рөхсәт ителмәгәнне эшләмәскә кирәклеген аңладым. 6 яшемдә авылдагы елгада чак батмадым. Дус кызым араны якынайту максатыннан елганы йөзеп чыгарга әйтте. Минем йөзә алмаганымны белгәч үзенә тотынырга кушты. Елга уртасына җиткәч хәле бетеп үзеннән аерылырга әйтте. Мин баш бармак белән аяк астындагы ташны сизеп ярга таба йөзә башладым. Шуннан бу кызны бүтән күрмәдем. Дустыңның үзеңнән яхшы булырга тиеш икәнлеген аңладым, - ди ул үзе хакында сөйләп.
Бервакыт әни мине Анна Николаевна Нестеревага кырдагы чөгендерне эшкәртергә булышырга җибәрде. Мин янәшә буразнада турнепс үскәнен күреп алырга теләдем. Анна Николаевна туктатты. Берара вакыт узгач үзе йолкып алып бирде. Шунда мин беркем дә күрмәсә чит кеше, күмәк хуҗалык әйберен сорамыйча алырга ярамаганлыгын аңладым.
Мәктәптә укыганда безне гел бәрәңге җыярга җибәрделәр. Бу хәл 5 сыйныфта булды. Укытучыбыз Мария Федоровна безгә тәнәфес ясарга кушты. Шул вакытта без яныбызга килүче агроном Раиса Павловна Никитинаны күрдек. Бер кулында бидон, икенчесендә ипиләр. Мария Федоровна хуш исле бал белән майланган икмәкне беренче миңа бирде. Тырыш хезмәт өчен икәнлеген аңладым.
Университет тәмамлап мәктәпкә эшкә килдем. Минем кайгыртучан апам, игелекле абыем да юк - шуңа үзеңә генә таянырга кирәклеген белдем.
Эшем
Мин беренче көннәрдән үк укучылар белән бертигез мөнәсәбәтләр урнаштыра башладым. Балалар, укытучылар, ата-аналарның бердәм булуы - эштә уңышка нигез.
Дәресләрне кызыклырак итәр өчен мин туган җир тарихы һәм кешеләре турында материал кертергә тырыштым. Укучылар белән сәяхәтләргә йөрдек, Камада балык тотулар оештырдык. Ата-аналар өйдә булган азык-төлек белән булыштылар. Күпме хисләр, уеннар, учакта пешкән бәрәңге, җырлар... Балалар беркайчан да тәртип бозмадылар. Еллар тиз үтеп китте, 55 яшь тулганын сизмәдем дә. Минем өчен җәмәгать эшләре, бурычлар шәхси эшләрдән өстенрәк булды. Өйдә әни, сеңлем турында кайгыртырга кирәк иде, Үзем турында уйларга вакыт булмады. Мин ялгызым булсам да бу турыда уйламаска тырыштым. Беркайчан да балаларга, студентларга да, олыларга да булышудан баш тартмадым.
Нәтиҗә
Минем үсешемә Мирясовлар, Шумководан Харитонова, Кузьмин, Бәткедән И.Н. Яснев кебек укытучыларның өлеше зур булды.
Класс җитәкчесе булып 7 сыйныф чыгардым.Шуларның 54е педагог юлын сайлады, 16 кеше юрист, хокук яклаучы булды. Алар Казан һәм республика өлкәләрендә прокурор булып эшлиләр, 18 кеше финансист-экономист булып китте. 4 кеше тарихи фәннәрдә диссертацияләрне яклады. Күпләр производствода эшли.
Мәгариф өлкәсендә 62 ел эшләдем. Пенсиягә чыкканнан соң тагын 26 ел хезмәт куйдым. Китаплар нәшер итүне оештыра алдым. Туган илен яклауга багышлаган Кузьминнар династиясе турында яздым, алар арасында Россия Герое – атом су асты көймәсе командиры С.В. Кузьмин да бар. «Туган як тарихы» программасын, укучылар өчен укытучылар өчен методик кулланма эшләдем. Хәзерге вакытта бу курс барлык мәктәпләрдә дә башкарыла. 30 ел тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе булдым.
Мария Ивановна Трофимова В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнә, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе, «Хезмәт ветераны» медале, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе белән, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә лаек була.
Сөйләшүне башлар алдыннан әңгәмәне ничек корырга икәнлеге турында уйладым. Балаларның, кешеләрнең хәтерендә калу өчен хөрмәтле булып яшәү мөһим. Тормыш – Аллаһы Тәгаләнең бүләге!
Материалны Балык Бистәсе балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Нурзидә Галиуллина әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа