Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Заһидуллин: «Гаилә ныклыгы бүгенге яшәешебезнең көзгесе ул»

Зур Мәшләк мәктәбендә үткән бу очрашу әһәмиятле һәм тәрбияви яктан көн үзәгендә торырлык кыйммәтле чара иде.

Әллә шуңа инде аның эшендә район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова җитәкчелегендә бер төркем кунаклар да чакырылган иде. Тантананы авыл җирлеге башлыгы Марат  Заһидуллин ачып җибәрде. Ул кыскача гына авылның бүгенге яшәеше, көндәлек тормышлары турында сөйләде. Әлеге тантанага җыелуларының сәбәбе дә күркәм һәм сөенечле иде. Бирегә 50 ел дәвамында бер сулышта булып, матур итеп авыл җирендә барча халыкны сокландырып,  дус-тату яшәүче гаиләләрне хөрмәтләп чакырган иделәр. Аның исемен дә “Гомер сукмагыннан ярты гасыр бергә” дип, бик дөрес атаганар. Залдагыларны районыбыз җитәкчелеге  исеменнән Фирдания Әхмәтҗанова тәбрикләде.
-Гаилә ныклыгы бүгенге яшәешебезнең көзгесе ул. Көндәлек тормышыбызда  гаиләнең бердәм, нык, тату  булуыннан да күркәм, әһәмиятле нәрсә юктыр мөгаен, - дип, ул әлеге тантанада катнашучыларга район башлыгының изге теләкләрен һәм тәбрикләү сүзләрен җиткереп саулык- сәламәтлек һәм имин тормыш теләде.
Район ЗАГС бүлеге мөдире Миләүшә Зарипова чыгышы да залдагыларны нык уйланырга мәҗбүр итте. Ул соңгы елларда төрле сәбәпләр аркасында таркалган гаиләләргә зур борчылуларын белдереп, бүгенге җәмгыятебездә үзара дус-тату яшәүчеләрне мондый күркәм тантаналарда гына түгел, мөмкин кадәр ешрак искә алып, мактап телгә алырга кирәк, - дигән теләкләрен белдерде. 
Әлеге чараның күңелле, ямьле итеп оештырылуында мәктәптә инде күп еллар дәвамында бар күңелен биреп укучы балалар белән тирән эчтәлекле тәрбияви чаралар үткәрүче укытучы, музей мөдире, күптәнге танышым Валентина Вафинаның  хезмәте  зур булуын алдан ук сизенгән идем. Чынбарлыкта ул шулай булып чыкты да. Авыл җирлеге җитәкчесе мактап телгә алгач, мәктәп коллективының әле дә элеккеге күркәм гадәтләрне  бергәләшеп шулай уңышлы төстә дәвам итүләре, чын-чынлап авыл кешеләре өчен бер дигән бәйрәм оештыра алулары бары тик зур мактауга лаек иде. Тантанада һәрбер чыгыш ясаучыдан соң мәктәп укучыларның җырлары белән чиратлаштырылып  баруы әлеге чараны тагын да җанландырып җибәргәндәй итте.
 

 

Автор Идрис Аметов.

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса