Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Марат Мингалиев: “Сабанда сайрап эшләрлек итеп әзерләнергә кирәк”

 Узган якшәмбе гөрләтеп, карачкылар ягып кышны озатсак та, аның бик китәсе килми ахыры. 

Әмма табигатьтә яз сулышы сизелә инде. Язгы кыр эшләре башланырга да күп дигәндә  бер ай вакыт калып бара.  Менә шул ел туйдырыр көннәр җиткәнче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә җир эшкәртү, чәчү техникасын әзерләп бетерәсе,  чәчүлек орлыкны тиешле кондициягә җиткерәсе, ягулык- майлау материаллары, запас частьләрне хәстәрлисе бар, ашламалар да туплап куярга кирәк. Безнең район аграрийларының язгы кыр эшләренә әзерлеге ничек соң? Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев белән әңгәмәбез шул хакта.

-Марат Зиннурович,                                                                                                                                   быел игеннәрне ничә гектар мәйданда игү планлаштырыла?

-Чәчүлек мәйданнар узган елгы дәррәҗәдә саклап калыначак. Ягъни  76 100   гектар мәйданны биләячәк. Көздән  8000 гектар көзге бодай, 5 000 гектар арыш чәчелде.   Язын 36 мең гектар  бөртекле сабан культуралары чәчәргә планлаштырабыз. Калган мәйданнарны күпьеллык үлән, техник культура участоклары били.

-Көзге культуралар дигәннән, аларның торышы ничек?

-Кышкы чорда көзге культураларның торышы  даими мониторингланды. Аларның нәтиҗәсе буенча, бодайның да, арышның да һәлак булуы күзәтелми. Әмма авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, уҗымнарны үзвакытында азот ашламалары белән тукландырырга кирәк булачак.

- Орлык әзерләү, ашлама туплау ничек бара?

- Орлыкны уңыш нигезе дип тикмәгә генә әйтмиләр бит инде. Быел безгә бөртекле сабан культуралары чәчү өчен 9 000 тонна орлык кирәк. Орлык белән тәэмин ителеш 100 процентны тәшкил итә. 80 процент орлыкның сыйфаты тикшерелде. Районлаштырылмаган, тикшерелмәгән орлык чәчмәскә киңәш итәбез инде. Беренчедән, мондый орлыктан яхшы уңыш көтеп булмый инде. Ни чәчсәң, шуны урырсың диләр бит. Икенчедән, мондый хуҗалыклар игенчелек юнәлеше буенча дәүләт ярдәменнән дә колак кагалар.

Ашламага килгәндә, быел һәр гектар чәчүлек мәйданга тәэсир итүче матдәдә 70 килограмм минераль ашлама туплау бурычы куелды. Бүгенге көнгә районда 2021 ел уңышы астына, көзен керткәнне дә исәпләп 8 305 тонна, ягъни һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә 45,2 килограмм ашлама тупланды.

“Логос”, “Зюзино”, “Солтан” хуҗалыклары    һәр гектарга 70 килограммнан артык ашлама тупладылар. Шул ук вакытта “Хутор” җәмгыяте, Гобәйдуллин, Закирова Н. крестьян-фермер хуҗалыкларында  язгы чәчүгә бер килограмм да ашлама тупламадылар әле. Аларга бу юнәлештә эшне активлаштыру сорала. Чөнки безнең табигать шартларында ашламасыз яхшы уңышка өметләнеп булмый.

-Ә техника язгы чәчүгә әзерме?

- Язгы кыр эшләрен оптималь срокларда,югары сыйфат белән башкарып чыгу күп очракта тракторларның, тагылма техниканың әзерлегенә турыдан-туры бәйле. Быелгы чәчү сезонында 320 трактор, 114 чәчү агрегаты, шул исәптән 16 чәчү комплексы, 82 культиватор һәм башка техника җәлеп ителәчәк. Алар, нигездә, кырга чыгарга әзер инде. 1 апрельгә кадәр язгы чәчүдә катнашачак техниканы  тулысынча әзерлек сызыгына кую бурычы куелды.

- Билгеле булганча, язгы кыр эшләре зур чыгымнар таләп итә. Бу җәһәттән, хуҗалыклар нинди дәүләт ярдәменә өметләнә алалар?

- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләренә ташламалы бәядән 1600 тонна күләмендә дизель ягулыгы бирә. Моннан тыш, квартал ахырына кадәр, 1 гектар чәчүлек җиренә, гыйнвар-февраль айларында сатылган 1 килограмм сөткә, ел дәвамында савым сыерлары баш санын арттыручыларга субсидияләр күчереләчәк.

Язгы кыр эшләренә санаулы атналар гына калса да, булган җитешсезлекләрне бетерергә, “итәкләрне җыярга” вакыт бар. Сабанда сайрап эшләрлек итеп әзерләнергә кирәк.

Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса