Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Марат Мингалиев : "Мондый хезмәт сөючән механизаторларыбыз булганда бу елның язгы кыр эшләрендә дә без сынатмабыз"

 Районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдынгылары белән очрашу, мөгаен, күпләрнең күңелендә матур истәлек булып калгандыр.

Аны бик күпләр язгы кыр эшләре алдыннан район җитәкчелегенең авыл эшчәннәре белән киңәшләшүе буларак кабул иттеләр. Ә биредә райондашларыбыз күңелендә күркәм хатирәләр булып сакланырлык яңалыклар шактый күп иде. Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов та үз чыгышында аларга киң тукталды.

-Тормышыбыз бер урында гына тормый, уңышлы төстә дәвам итә, узган ел әнә бөтен республикабыз игенчеләре олы корылыктан нык зыян күрделәр. Шулай булуга карамастан, районыбыз игенчеләренең яңалыкка омтылулары һәм туфрак эшкәртү технологиясен камилләштерүләре нәтиҗәсендә республикабызның кайбер нык алга киткән районнарын  узып, иген уңышы буенча Татарстанда 13 нче урынны саклап калулары куанычлы хәл. Болар әле чик түгел. Чөнки күп кенә алдынгы карашлы эре хуҗалык җитәкчеләре һәм кайбер фермерларыбызның игенчелектә үзләренең күркәм уй-планнары булуы нык сөендерә. Авыл хуҗалыгы игенчеләренең узган корылыклы елда 95,4 мең тонна ашлык җыеп алулары һәм елны уртача һәр гектардан 17,8 центнер уңыш белән тәмамлаулары шуның ачык мисалы, - диде район башлыгы үз чыгышында. Районыбыз игенчеләренә олы рәхмәтен җиткереп ул күп кенә авыл хуҗалыгы алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

Чыннан да намуслы, тырыш хезмәтләре белән күпләрне таң калдырган игенчеләр һәм терлекчеләребез күп безнең. Әлеге тантанада  барысының да исемнәрен мактап телгә алдылар җитәкчеләребез. Мактарлыклары да бар шул. Мисал өчен инде 40 елдан артык туган авылы Күгәрченнән Зюзино хуҗалыгына барып язгы кыр эшләрендә елның-елында җиңү яулаучы Камил Мөхәммәтҗанов хакында гына да бүген бөтен илебезгә җиткерергә мөмкин.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе   та данлыклы игенчеләрне җылы сүзләр белән телгә алды.

-Мондый хезмәт сөючән механизаторларыбыз булганда бу елның язгы кыр эшләрендә дә без сынатмабыз,- диде ул.

Тантанага тырыш хезмәтләре белән елның-елында үз хуҗалыкларында гына түгел, районыбызда дан тоткан игенчеләр һәм терлекчеләребез җыелган иде. Аларның берсе дә мактаудан һәм бүләкләүдән читтә калмадылар. Без алар хакында ел дәвамында райондашларыбызны таныштырырбыз. Кайберләрен  искә алмау һич мөмкин түгел. Кече Әшнәк авылы механизаторы Илһам Хөснетдинов, Крәшен Казысы алдынгысы Михаил Касимов, Югары Тегермәнлек авылы белгече Исламнур Дәүләтшин, “Кулон-Агро” хуҗалыгы бозаулар караучысы Елизавета Макарова һәм башка бик күп хезмәт батырларын хөрмәтләделәр бу тантанада.

   Иң әһәмиятлесе, бирегә гомерләре буена илебез өчен иң кыен чорларда күп хезмәт куйган хөрмәтле хезмәт ветераннары да чакырылган иделәр. Арада легендар җитәкчеләребез  Хәким абый Кәримуллин, Фердинант Сәмиев, Габделхәй Гайнетдинов, Иван Токранов, Фәтхрахман Шәрәфиев, авыл хуҗалыгы баш белгечләре Хәлил Әшрапов, Котдус Вәлиуллин, Гомәр Шиһапов һәм башка бик күпләр бар иде. Алар гомерләре буена шапырынып сөйләшергә яратмадылар. Шуңа тантананың тәнәфесендә хөрмәтле ветераннарыбызны теге яки бу сораулар белән фермерларыбыз бик нык “алҗыттылар”. Бу аңлашыла да, олы хәлиткеч поход алдыннан оештырылган әлеге очрашу һәркем өчен файдалы үткәндер. Дөресен әйткәндә аның максаты да шуңа юнәлдерелгән иде. Халкыбыз тикмәгә генә, киңәшле эш таркалмый, дими бит. Биредә дә бик күпләр үзләрен борчыган сорауларга төпле җаваплар ишеттеләр.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса