Марат Әхмәтов:"Табигать кочагында булырга яратам, урманга килгәч күңел халәте үзгәрә"
Яз көне тормыш яңарыш кичерә.
Табигать җанлана, кояш нурлары җирне көннән-көн ныграк җылыта. Әйләнә тирәнең матурлыгына, гаҗәеп пейзажларга карап күңел күтәрелә. Көндәлек ыгы-зыгыдан арынып табигатькә чыгу өчен вакыт табасы, чиста һаваны сулыйсы, киләсе көн өчен көч һәм энергия туплыйсы килә.
Табигать берәүләр өчен ял итү урыны булса, урманчылар өчен эш урыны. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә урманнар яңара, чистартыла һәм үз нигъмәтләре белән сөендерә.

Яз - урман хезмәткәрләре өчен киеренке эш чоры. Апрель-май айлары агач үсентеләре утырту өчен иң кулай вакыт. Кызыл Йолдыз урманчылыгында аларны үз питомникларында үстерәләр. Питомник территориясенә аяк баскач мине тигез рәтләрдә утырган чыршы, нарат, корычагач һәм башка агачлар каршы алды. Килгән вакытта берәүләр буразналарда үсентеләрне җыя, икенчеләре аларны берләштереп бәйләп Марат Әхмәтов идарә иткән трактор чүмеченә салалар. Ул аларны алдан ук әзерләп калдырылган кар өеме янына илтә.

Уңдырышлы туфракта үсентеләр әйбәт үскәннәр.
- Сез аларны ни өчен бирегә күчерәсез? - дип сорадым урман торгызу инженеры Иван Николаевич Большаковтан.
- Урманга хәзер кереп булмый, анда су, урыны белән кар да бар әле. Үсентеләр "уянмасын" өчен утыртканчы салкынча урында саклыйбыз. Утыртылганнан соң, алар шунда ук үсә башлаячак, - дип аңлата белгеч.
Марат Әхмәтов та биредә яңа кеше түгел. Урман эшенә 30 елдан артык гомерен багышлаган.
- Ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайларга булдыгыз?
- Табигать кочагында булырга яратам, урманга килгәч күңел халәте үзгәрә, - дип җавап бирә минем сорауга тракторчы вазыйфаларын да башкаручы оста. - Урман хуҗалыгында эш күп. Утыртканнан соң тәрбия чоры башлана, культиватор ярдәмендә берничә тапкыр чүп үләннәреннән арындырабыз, - ди ул.
Питомникта үсентеләр төрле авыруларга каршы эшкәртелә. Үсентеләрне тәрбияләү утырткан елның көзенә кадәр һәм тагын биш ел дәвам итә. Агачлар тиешле биеклеккә җиткәч урман статусы бирелә.
Чыршы үсентеләре питомникта - өч, башка төр агачлар ике ел үсә. Үсентеләрне җыйганнан соң туфрак күпмедер дәрәҗәдә үзлеген югалту сәбәпле гумус белән баетыла.
1992 елда төзелгән питомникта хәзерге вакытта 7 кеше даими эшләүче, калганнары – сезонлы эшчеләр.
Әйтик, Күки авылыннан Рәис Ризванов урманчылыкта күптәннән эшли, төрле эш башкара: агач утырту, утын әзерләү белән шөгыльләнә. "Табигатьне яратам, шуңа күрә мин монда», - ди ул.
Ә Иванай авылыннан Аркадий Яковлев 2002 елдан бирле урманчылыкта эшли. Колхоз таралганнан соң бирегә килә ул.Машина йөртә, бригада составында урман әзерләүдә катнаша.
Елизавета Леонтьева һәм Ирина Гыйләҗева эшкә Кама урман хуҗалыгы авылыннан вахта транспортында киләләр. Җәй көне алар, утау, ә кышын күркәләрне киптерү белән шөгыльләнәләр.
- Питомникта эш апрель аенда башлана һәм октябрьгә кадәр дәвам итә. Башта чәчәбез, аннары утыйбыз, аннары да карауны дәвам итәбез. Узган елда эшләгән эшебезгә карыйбыз да үсентеләребезнең яхшы үсүенә шатланабыз, - диләр хатын-кызлар. Гөлнур Бәдретдинова да алар белән даими эшли. Аларның эш көне сәгать җидедә башлана. Җәй көне ашханәдән китертелгән кайнар аш белән тәэмин ителәләр.
Питомникта ел саен 800 меңнән артык имән, нарат, чыршы, карагай, каен үсентесе үстерәләр. Соңгы вакытта корычагач (ясень) үстерү ысулын үзләштергәннәр. Ел саен үсентеләр әзерләү буенча планны арттырып үтиләр. Коллектив 35-40 килограмм ылыслы токым агачлары орлыгы әзерли. Көзен имән орлыкларын җыялар һәм чәчәләр.
Үсентеләрне безнең районны яшелләндерү өчен кулланалар. Быел Олы Әшнәк авыл җирлеге территориясендә (43 гектар) һәм Шомырбаш авыл җирлеге территориясендә (7 гектар) агачлар утыртасы бар.
Коллектив ачык йөзле кешеләрдән тора. Алар хезмәт хакы, урманчылык җитәкчесе Нияз Марат улы Таҗмиевтан да канәгать.
Урманчыларның эшләре күп, өстәмә эшче куллар таләп ителә, лаеклы хезмәт хакы түләнә. Теләге булганнарны үз командаларына кабул итәргә әзер алар.
Тансылу Минхажева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia