Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Марат Әхмәтшинның хатыны Гүзәл: «Бер ел узды, әмма ачы хәсрәтем басылмады»

Марат Әхмәтшинның Сүриядә батырларча һәлак булуына 3 июньдә бер ел булды. Шушы уңайдан тормыш иптәше Гүзәл "Вконтакте"дагы битенә ире һәм балаларының әтисе истәлегенә йөрәк өзгеч видео урнаштырган.


- Марат һәлак булганга да бер ел узды. Аны уйламаган бер генә көнебез дә юк. Яраткан иремне, әтиебезне мин дә, балалар да бик юксынабыз. Аның фотосын кулыма алган саен, күз яшьләре аша: "Синнән башка ничек яшим соң? Миңа бит бик авыр", - дип өзгәләнәм. Ә өч яшьлек кечкенә кызыбызның: "Әти безнең янга күкләрдән кайчан төшә инде?" - дигән соравына мин ни дип җавап бирергә дә белмим. Ул әле һаман да әтисен көтә... Маратны без барыбыз да көтәбез. Әйтерсең ул чираттагы командировкасында гына... Бер ел узды, әмма минем ачы хәсрәтем бер генә тамчыга да басылмады. Киресенчә, миңа калса, менә хәзер тагын да авыррак, - ди Гүзәл.

Исегезгә төшерәбез, Сүридә һәлак булган Марат Әхмәтшинга Россия Герое исеме бирелде. Хатыны Гүзәл белән алар бик матур, дус яшәп, өч бала тәрбияләп үстерәләр иде. Казанның 113 нче һәм Лаеш районының Атабай урта мәктәбенә дә капитан Марат Әхмәтшин исеме бирелде, мемориал такта куелды.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2015-01-22-08-04-02/item/22389-marat-әhmәtshinnyiң-hatyinyi-gүzәl-ber-el-uzdyi-әmma-achyi-hәsrәtem-basyilmadyi-video.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев