Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат Гафаров районының Агротехник техникумы студентлары белән очрашты

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе муниципаль районының Агротехник техникумы студентлары белән Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ольга Титова очрашты.

Марат Гафаров, барыннан да элек, егетләрне һәм кызларны Татарстан Республикасы профсоюзлары исеменнән Студентлар көне белән котлады.
– Бу якты, изге бәйрәм. Сезгә яхшы укулар, барлык планнарыгызның тормышка ашуын телим. Тырышыгыз, өйрәнегез. Укырга теләгең зур булса, ишекләр һәрвакыт ачык була. Студент чоры күңелле вакыт, - диде ул.
Аннары сөйләшү диалог форматында дәвам итте. Марат Рөстәм улы студентларны өч ел элек гамәлгә ашырыла башлаган «Профсоюз лекториясе»  («Профсоюзный лекторий»)проекты белән таныштырды. Ул профсоюзлар төзелүнең сәбәпләре һәм тарихы, алар эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында җентекләп сөйләде. Социаль партнерлык системасын, рәсми эшкә урнашуның, хезмәтне саклауның һәм социаль гарантияләрнең мөһимлеге темасын аңлатты. Үз хокукларыңны яклау өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган «кайнар линия» телефоннарын һәм хокук инспекторларын атады.

 

Язманың тулы вариантын газета битләендә укый аласыз.

Тансылу Мингазова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса