Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат Җаббаров Балык Бистәсендә булып китте

Язгы кыр эшләре тәмамланыр алдыннан районыбызда Татарстан Республикасы Премьер-Министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров булып китте.

 Олы кунакны Алан Полян авылы янәшәсендә фермер Александр Григорьевның робот белән сыер саву фермасы төзелеше мәйданында район башлыгы Радик Ислямов каршы алды. Фермерның грант нигезендә төзелә торган бу заманча фермасында инде май ае ахырында җиһазларны монтажлау эшләрен башларга исәп итәләр. Ул биредә эш барышын карап чыккач төзүчеләр белән аралашты,  проблемалары  белән кызыксынды. Сүз уңаенда, әлеге таралып бара торган авыл җирлегендә фермерның чынлап торып авыл хуҗалыгы производствосын киңәйтүгә йөз тотуын хуплап, киләчәктә игенчелек һәм терлекчелек тармагы үсешен тәэмин итү юллары, алда торган бурычлар турында фикер алышты.
Шуннан соң  кунаклар Яңа Арыш авылы товарлыклы сөтчелек фермасында булдылар. Биредә  савым сыерларын лейкоз авыруыннан арындыруны башлап җибәргәннәр. Җитәкчеләренең сүзләренә караганда савым сыерлары көтүенең инде 70 проценты яңартылган. Киләчәктә ферманы мул сөт бирә торган савым сыерлары белән  комплектларга исәп итәләр. Әлбәттә инде моның өчен малларның торагын яңарту, савым сыерларын баланслы тукландыру кирәклеген дә яхшы аңлыйлар биредә. Бу юнәлештә эшне башлаганнар да инде.
Министр шулай ук Урахча авылы янәшәсендәге Карагановның терлекчелек фермасын күздән кичереп, эшнең дөрес оештырылуын уңай бәяләде. Барлык биналарны яңартып тәртипкә китергәннәр. Алар бирегә 9 ел элек кенә күченсәләр дә башкарган эшләре санап бетергесез. Күптән түгел генә  тагын бер яңа  150 баш савым сыерларына исәпләнгән бина төзелешен тәмамлаганнар. Биредә савым сыерлары белән бергә ит токымлы терлекләр асрыйлар. Азыкка да кытлык кичермиләр, янәшәдә генә башлаган сенаж, печән өемнәре күзгә ташлана. 
Шуның үрнәгендә Ильмир Габдриев фермасында да малларның баш саны артып тора. Ул биредә бүген сарыклар һәм атлар асрауны җайга салган.Министр аннан корбанга дигән сарыкларны асрау тәртибе белән кызыксынды. Фермер инде күптәннән андыйларны аерым ашата башлавын белдерде. 
Олы кунаклар шулай ук Югары Тегермәнлек авылы өстендәге басуда игеннәрнең тишелешен карадылар, аларны тамырдан тукландыру нәтиҗәләре белән таныштылар. Фермер Капаруллинның  җиләк-җимеш бакчасында яңа карлыган үсентеләре утырту барышын күздән кичерделәр. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса