« Малсыз йорт буш умартага тиң »
Шушы көннәрдә Олы Елга авылында яшәүче Шәйдуллин Зиннур һәм Сибгатуллин Галиәхмәт гаиләләренә Балык Бистәсе муниципаль районында 2019 - 2021нче елларда шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү муниципаль программасы буенча саву аппаратлары тапшырылды.
Шул уңайдан без бу ике гаилә белән якыннан очрашып, аларның фикерләрен ишетергә теләп Олы Елга авылына барып кайтырга ниятләдек.
Без килгәндә Шәйдуллиннар гаиләсе җитештерелгән продукцияләрен сатарга Казан шәһәренә киткән булып чыктылар. Шулай итеп без Сибгатуллиннар гаиләсенә юл тоттык.
Галиәхмәт абый сүзләренә караганда алар бүләк өчен республика һәм район җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Бу - авыл җирлегендә яшәп, күп мал тотучыларга зур ярдәм. Чөнки авылда болай да эш күп, ә бу безнең эшне нык җиңеләйтә, – ди ул.
- Галиәхмәт абый, көнлек савым күпме тәшкил итә? Табышы бармы?
(Олы Елга авылы турында тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый алачаксыз.)
Гөлчәчәк ГАЗИЗОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia