Малик Хәйруллин: «Яхшы механизатор булсаң тамагың ач булмас диде әти»
“Гигант” колхозының гөрләтеп эшләп торган чорларында, хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә олы җиңүләр яулаган данлыклы игенче Хәмит ага Хәйруллин белән безгә күп мәртәбәләр урып-җыю вакытында очрашырга туры килгәләде.
Әмма ул вакытларда аның янәшәсендә 10 яшеннән үк ярдәмче булып йөргән улы Маликның вакытлар узганнан соң үз хуҗалыгын оештырып гөрләтеп хезмәт куяр дигән уй башка да килмәде. Хәер, ул үзенең бүгенге хезмәтенә шактый урау юллар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап килә. Ул чорларда күп кенә яшьтәшләре кебек егет тә хәрби комиссариат юлламасы белән автотранспортчылар әзерләү курсында укый. Монда аңа әтисенең ”яхшы механизатор булсаң тамагың ач булмас, улым,”-дип әйтүләре тормышында бик ярап куя. Укуын уңышлы төстә тәмамлагач аларны солдат хезмәтенә алалар. Кыска вакытлы әзерлек курсларын үткәннән соң, уйламаганда ерак Әфганстан җиренә кертәләр үзләрен. Һәр көнне диярлек үлем сагалап торса да егет яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайта. Ләкин тыныч кына авылында калып яшәргә насыйп булмый аңа. Ул заманнарда егетләрнең бәхет эзләп шәһәргә чыгып китү гадәтләре бар иде. Мәктәп елларыннан ук техника белән кызыксынып үскәнгә, күп кенә авыр, әмма катлаулы һөнәр серләрен бик җиңел үзләштерә ул. Тракторда, автомашинада, хәтта куәтле экскаваторда хезмәт куя. Кыскасы, коллективта һәрвакыт үзен уңай яктан гына күрсәтә егет. Казанда берничә ел яшәгәч, язмыш җилләре үзен Оренбург далаларына илтеп ташласа да югалмый, юкка чыкмый егет. Үз эшен башлап шактый гына уңышларга ирешә. Уңышлар дигәннән, әле авылыннан китеп озак та үтми, ул әтисе белән энесе Маратка олы бүләк әзерләп үз авылында беренчеләрдән булып 1987 елда тәгәрмәчле трактор алып кайтып бирә. Ул елларда мондый техника шәхси хуҗалыкларда әле бик сирәк күзәтелә. Барыннан да бигрәк энесе Марат нык куана бүләккә. Ул бу тракторда абыйсы Малик белән бергәләшеп авылны гөрләтеп яшәргә хыяллана. Тик ни кызганыч, киң кырлы бу сәләтле егет фаҗигале төстә бик тиз арадан китеп барды. Шуннан соң Маликның да йөрәге туган авылына тартып тибә башлый. Әмма, “рәхәт булса да чит җир, сагындыра туган ил,”дигәндәй, егет 2012 елда авылына кайтып төпләнә. Читтә 24 ел яшәгән егеткә әтисе Хәмит абзыйның туган нигезеңне ташлама, диюе дә нык тәэсир итә. Ул вакытларда авыл җирендә төпле эш урыны булмаганлыктан, егет якыннары, туганнары белән фикерләшкәч үзенең фермерлык хуҗалыгын оештырып җибәрергә була. 2014 елда терлекчелек бинасын җиткезеп, савым сыерлары алу максатыннан дәүләт тарафыннан бирелгән 1,5 миллион сум күләмендә грант акчасы бик ярап куя аңа. Әлбәттә инде, җиң сызганып керешкәч бер карашка бик зур акча төсле тоелса да, эшне тәмамларга җитәмени соң? Әмма кулыннан эш килгән егет һәммәсенә дә җитешә. Эретеп-ябыштыру эшләрен, блок белән ферма стенасын өю, ферма түбәсен калай белән ябу, кыскасы, барысын да үз куллары белән башкарып чыга. Әле савым сыерлары алырга да акчасы кала. Фермер өчен иң әһәмиятлесе, 106 гектар мәйданда пай җирләрен алып рәсмиләштерүе эш башында ук ярап куя үзенә. Әле терлекләр алу ярты эш, бүгенгесе көнне авыл җирендә үзеңә ышанычлы ярдәмче табуы көннән-көн кискенләшә. Шуңа бу эшләрне аңа башлыча күмәкләшеп гаиләсе белән башкарырга туры килә. Беренче көннәрдән үк тормыш юлдашы, белеме буенча укытучы Эльмира зур ярдәм күрсәтә. Ул барлык бухгалтерия хезмәтен үз өстенә алып уңышлы төстә башкара. Аннары гаиләсе белән Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче улы Алмаз да ярдәменнән ташламый. Фермерлык хуҗалыгын оештырып җибәргәч тә ул аңа ат, трактор, каплаулы “Газель” машинасын кайтара. Аннары инде кирәкле башка агрегатлар белән дә булыша. Безгә дә улы кайтарган запас трактор моторларын күрсәтеп үз сөенечләре белән уртаклашты.
Малик та ирешелгәннәре белән генә канәгатьләнеп, тик утыра торганнардан түгел. Кайберәүләр кебек эшләргә кеше юк, дип тә зарланмый. Мәсьәләне уңай хәл итү юлын эзли, таба. Берничә ел элек терлекче хезмәтенә, тормышта көтелмәгән кыенлыклардан югалып калган, даими яшәү урыны булмыйча аптырап йөргән бер ирне шәһәрдән алып кайтып үзенә сыендыра. Бер дигән торак, эш урыны белән тәэмин итә, өч мәртәбә туклануны оештыра. Бер елдан артык эшләгәннән соң, байтак кына суммада җыелып барган хезмәт хакын алып туган ягына китеп бара. Аның урынына бу юлы Малик Яшел Үзән шәһәреннән шулай ук тормыш баткаклыгына төшеп бара торган Камил исемле ирне алып кайтып өйрәтә. Аның эшеннән әлегә канәгать булуын әйтеп сөенеп тә куйды ул. Камил барысын да үзе белеп башкара, вазыйфасын җиренә җиткереп үтәве белән дә мактала икән. Терлекләр өчен фураж тарттыра, аны чамалап кына савым сыерларына һәм симертүгә куелган малларның улакларына таратып чыга. Ә сыер савуны Малик күбрәк үз куллары белән башкарырга гадәтләнгән.
Бүгенгесе көнне фермер утарында 80 башка якын мөгезле эре терлекләре бар, аның 28 е савым сыерлары. Маллар өчен җитәрлек күләмдә азык запасын үз кул астында булган пай җирендә туплаган. Булдыклы фермер үзенә кирәкле техника, агрегатларны тулысынча диярлек комплектлаган. Әле җәй айларында гына яңа печән чабу агрегаты кайтарган. Кыскасы, аның киләчәге якты, хыяллары зурдан. Тик ул алар хакында сөйләргә яратмый. Тыйнак фермер үз эшен әнә шулай уңышлы төстә, көйле генә алып бара. Районыбызда сөт продуктларын эшкәртү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Минзөфәр Исмәгыйлов белән күптәннән тыгыз элемтәдә яшиләр, ул аңа бу көннәрдә 200 әр килограмм сөт озата. Алган акчасы аңа көндәлек чыгымнарны капларга бик ярап куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia