Малик Гыйззәтов : "Ике катлы өебез каршысындагы катнаш  чүп үләннәреннән һәм котырып үскән күп төрле кыргый агачлардан тәмам  туйган идек"
Җәмгыять

Малик Гыйззәтов : "Ике катлы өебез каршысындагы катнаш  чүп үләннәреннән һәм котырып үскән күп төрле кыргый агачлардан тәмам  туйган идек"

​​​​​​​Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең дә ниһаять моң-зарларына колак сала башладылар.

Йортны төзеп файдалануга тапшырганнан бирле көчле яңгырлардан соң кайберләре янына итексез якын килерлек тә түгел иде бит. Инде менә хөкүмәтебез  тарафыннан бу мәсьәләгә дә зур игътибар бирелә башлады. Икенче ел инде Татарстан Республикасы Президентының “Безнең ишек алды” программасы уңышлы гына эшли. Районыбыз җитәкчеләре дә аны хуплап кабул иттеләр. Ни дисәң дә районда халык зарына колак салалар һәм дөресен әйтергә кирәк күп эшләр дә башкарыла. Урыннарда аларның кайберләрен уңай хәл итү максатыннан инде шактый гына чаралар да күрелә дип әйтергә төпле дәлил бар.

Әле шушы көннәрдә генә район һәм республикабызның обруйлы белгечләре катнашында бүген төзекләндерелә торган һәм узган ел башкарылган эшләрне карап йөргәндә дә без боларны  күреп зур сөенеч кичердек. Ә бүгенгесе көнне район үзәгендәге күпкатлы йортларның 8 ишек алдында капиталь төзекләндерелү эшләре зур темплар белән бара. Узган ел ул бишәү булган. Комиссиядә катнашучылар да һәркайсын карап тикшереп чыгып биредә яшәүчеләрнең фикерләрен тыңлаганнан соң,  төзүчеләрнең эшләренә югары бәя бирделәр. Татарстан Республикасының шәһәрләр үсеше фонды директоры урынбасары Венера Камалова белән муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов урында эш темпы белән җентекләп танышканнан соң кайберләренә халык соравын искә алып үзгәрешләр кертергә кирәклеген ассызыклап үттеләр. Ә бүгенгесе көнне башкарыла торганнарының эш темпын һич кенә дә йомшак дип атап булмый. Барысы да проектта каралганча төзекләндерелә. Бер объектта күп катлы йорт хуҗасы  тротуарга төннәрен яшьләр җиңел машина белән менәләр, шуңа аны тарайтып булмасмы икән дип үз тәкъдимен белдергәч, төзүчеләр аны кире кактылар. Чөнки аларның барысы да алдан уйланылып эшләнә. Киң тротуарлар коляска белән йөрүче инвалидлар ихтыяҗын истә тотып башкарыла икән.

Районыбыз үзәгенең икмәк кабул итү предприятиесе янәшәсендәге узган гасырның 70 нче елларында ук файдалануга бирелгән ике катлы йорт тирәсе бүген инде танымаслык булып үзгәргән. Әле киләчәктә бу йортка капиталь төзекләндерү эшләре үткәрү дә планлаштырыла.  Биредә яшәүчеләр дә тигез матур юллар салучыларга бик рәхмәтле. Биредә җәяүлеләргә үтеп йөрү һәм машина белән керү һәм аны кую урыннары ясау эшләре дә инде тәмамлану алдында тора. Шулай ук биредә өлкән яшьтәгеләр өчен чыгып саф һава сулап тирә күршеләр белән гапләшеп утыру урыны һәм нәниләргә уйнау мәйданчыгы төзү эшләре дә планлаштырыла. Ә бу чараларның барысын да Казан шәһәренең “Русремстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Руслан Зарипов җитәкчелегендәге бригадасы егетләре уңышлы төстә башкаралар. Бу оешма төзүчеләре инде 10 елга якын районыбыз үзәгендә төзү-яңарту эшләрен яхшы сыйфатлы итеп башкарулары белән макталалар. Эшләүчеләрнең дә күбесен җирле халык тәшкил итә икән. Зәки Шәймәрдәнов урамындагы йорт янәшәсендәге мәйданда эшләүчеләр арасында безгә җитәкчеләре Данил Яруллинны мактап телгә алды. Районыбызның Югары Тегермәнлек авылы егете өченче ел инде биредә хезмәт куя икән. Алар үз эшләрен яшәүчеләр белән киңәшләшеп, алар белән тыгыз элемтәдә торып башкаралар. Әле менә Ленин урамының 85 нче йорты янәшәсендәге мәйданда да без биредә яшәүчеләрдән күп рәхмәт сүзләре ишеттек.

-Ике катлы өебез каршысындагы катнаш  чүп үләннәреннән һәм котырып үскән күп төрле кыргый агачлардан тәмам  туйган идек инде. Аларны чабып чистарту буенча күп тапкыр өмәләр  үткәрү дә  уңай нәтиҗәсен бирмәде. Президент программасының безнең йортыбызда кулланыш табуына барыбызда чиксез сөенәбез. Районыбыз һәм шәһәр башкарма комитеты житәкчеләренә без олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Төзүчеләрнең хезмәтеннән барыбыз да канәгать. Үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп сыйфатлы итеп башкаралар, -ди бу йорт буенча җаваплы хезмәткәр Малик Гыйззәтов.

Бу көнне безгә башка күпкатлы йортларда яшәүче халыктан да шундыйрак фикерләрне күп ишетергә туры килде. Аларның һәркайсы диярлек бу олы эшләрнең барышын көндәлек игътибар үзәгендә тотучы һәм сәгать саен диярлек төзүчеләр  арасында булып сыйфатын даими тикшереп торучы - Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Магыйзовка рәхмәтле булуларын белдерделәр. Әлбәттә инде төзүчеләр исеменә рәхмәт сүзләрен, тәкъдим-фикерләрен белдерүчеләрне дә күп очраттык. Октябрский урамында  әнә узган елда ук инде төзелеш эшләре башкарылган. Алар төзүчеләргә рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Барысын да уңайлы итеп ясаганнар. Юылган киемнәрне элеп киптерү, келәм кагу, балаларга уен мәйданчыгына кадәр шәһәрдәгедән ким куймыйча эшләп урнаштырганнар. Бүген исә булганны сакчыл тотарга гына кирәк. Бу яктан да сүз әйтеп булмый үзләренә. Матурлык һәркем күңеленә ямь өсти. Биредә яшәүчеләр дә әнә шуңа газоннарда котырып үскән үләннәрне  үз көчләре белән чаптыруны оештырганнар.

Ә менә Октябрьнең 60 еллыгы урамындагы 6 нчы йортта яшәүчеләр каршыларындагы мәйданда котырып үскән чүп үләннәрен кемнеңдер килеп чабып бирүләрен көтеп яталар. Йорт хуҗасы ни карый икән. Күпкатлы йортларда яшәүче кайберәүләрнең гомуми эшкә битарафлыклары беркадәр безнең күңелне тырмады билгеле. Ә гомумән алганда бүгенгесе көнне район үзәгендә кайбер шәһәр халкын көнләштерерлек киң колачлы төзү-яңарту эшләре башкарылуына куанмый һич мөмкин түгел. Безгә бу хакта урыннарда җирле халыктан да шундый уңай фикерләрне күп ишеттерделәр. Әлеге программа озын гомерле булырга ошаган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфроструктура үсеше буенча урынбасары Дамир Ризаев безгә быел 22 миллион сумлык эш башкарылачагын белдерде. Төзелешне 30 нчы августка төгәлләү бурычы куелган. Бер сүз белән әйткәндә бүген һәр тарафта кызу эш кайный. Ризаев та безгә район үзәгендә эшләрне тулысынча тәмамлагач, кайбер авыл җирлекләрендәге күпкатлы йорт тирәләрен төзекләндерергә исәп итеп торуларын белдерде. Районыбыз җитәкчелеге әнә шундый күркәм олы планнар   белән яши бүген.

Идрис Аметов.


Нет комментариев