Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Малакаевлар гаиләсенең гомер юллары күпләргә үрнәк

Райондашларыбыз арасында зур хөрмәт яулаган Малакаевларны бүген белмәүчеләр сирәктер.

Халкыбыз аларны кешелекле, ярдәмчел, ачык күңелле һәм авыр минутларда  төпле киңәшләре  белән тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булулары өчен үз итәләр. Борис Федорович белән Вера Ивановна икесе дә күрше Чистай районының Черемуха авылында(хәзер Яңа Чишмә районына керә) туып үскәннәр. Ул чорларда алар икесе дә төрле елларда бер мәктәпне тәмамлаганнар, Борисның сеңелесе белән кечкенәдән якын дуслар буларак  алар бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Тормышка карашлары икесенең дә  төрле була, җәмгыятебезгә файдалы һәм кирәкле хезмәт  юлын һәр кайсы үзе таба. Борис укытучылар гаиләсендә тәрбияләнә, кечкенәдән үк хезмәт сөючән, тырыш, ярдәмчел булып үсә. Һәрбер авыл малае кебек ул да туган төбәгенең ямьле табигатен үз итә. Иптәшләре белән инешкә балык тотарга, урман- болыннарда җиләк, гөмбә җыярга йөри. Әлбәттә инде, һәр бер авыл малайлары, дус-ишләре төсле ул да күп вакытын техника тирәсендә чуалырга ярата, җәйге ял вакытларында хуҗалыкка булыша...
Ә менә Вера башлангыч сыйныфлардан ук яхшы укуы һәм активлыгы ягыннан да башкалардан аерылып тора. Җәмәгать эшләрендә теләп катнаша, укытучылары тарафыннан йөкләнгән вазыйфаларны төгәл итеп һәм җиренә җиткереп башкарырга күнегә. Әллә шуңа инде мәктәп директоры, әле 10 нчы сыйныфта гына укыган  бу кызны укытучылар коллективына, хезмәт кенәгәсе ачып өлкән пионер вожатый итеп эшкә кабул итә. Шулай итеп ул укуда да, эшендә дә өлгер-актив булырга тырыша, әлбәттә инде, күп вакытын мәктәптә үткәрә. Башлангыч сыйныфлар арасында төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештыра. Җәй айлары аеруча тиз үтә. Күп вакытларын укучылар белән пионер лагерьда үткәрәләр. Әнә шулай бар күңелен биреп мәктәптә эшләп йөргәндә, хәрби хезмәттән кайтып Казан авыл хуҗалыгы институтының беренче курсында укучы сыйныфташ дус кызының абыйсы Борис белән  дуслашып китәләр алар. Егет икенче курста укыганда ике якның да ризалыгын алып гаилә корып җибәрә. Шулай итеп яшь килен егетнең әти-әниләре янында яши башлый. Ә тормыш иптәше Борис Казанга укырга китеп бара. Институтны кызыл диплом белән тәмамлап туган төбәгенә, гаиләсе янына кайткач егет үзен Балык Бистәсе районының “Ленинская Искра” совхозы директоры Виктор Зубков институтка килеп аны эшкә чакыруын әйтә. Авыл тормышын нык яраткан егеткә, җитәкченең Урахча авылының Чулман елгасы буенда урнашуын, табигатенең гаять матур, ямьле  булуын тәсфирлап сөйләве күңеленә хуш килә. Иң элек бер туганы белән килеп, алдан  барысын да күреп, танышып кайтып киткәч гаиләсе  белән күченергә булалар алар. Чыннан да авыл аларга бар яктан ошый. Ир совхозда баш инженер, ә хатыны мәктәптә рус теле әдәбияты фәнен укыта башлый. Яңа эш урыны икесенең дә күңелләренә хуш килә. Бигрәк тә Вера барысына да нык сөенә. Куанмаслык та түгел шул, бирегә күченеп килгәч тә аларның икенче балалары дөньяга килә, әле шул ук вакытта Вера читтән торып югары уку йортында да белем ала. Тормышларының менә шундый авыр минутларында бала белән өйдә утырырга юл куймыйлар аңа. Тыныч кына эшләү һәм яшәү өчен барлык уңай шартларны тудырырга омтылалар. Ул үзенең чираттагы дәресен биргән арада, мәктәп директоры Варвара Прокофьевна Бибакова коллективтан яшь укытучылырның берсен аның өенә бала карарга җибәрүне гадәткә кертә. Алар әнә шулай бер-берсе белән якын туганнардай үзара дус-тату эшлиләр һәм яшиләр.  Әмма тормыш бер урында гына тормый шул. Борис Федорович Малакаевны да район җитәкчелеге район «Селхозтехника» берләшмәсенә эшкә күчерә. Биредә берничә ел хезмәт куйганнан соң аны иң элек икмәк кабул итү пунктына, аннары биш елдан соң автотранспорт предприятиесенә директор итеп килгелиләр. Бу ике оешмада да ул үзеннән соң сокланып сөйләрлек олы эшләр башкарырга өлгерә. Икмәк кабул итү предприятиесендә ашлык киптерү җайланмасы һәм склад төзеп сафка бастырыла. Автотранспорт предприятиесендә дә кайберәүләр кебек бүлмәдә тик утырмый, автомашиналар өчен олы гараж файдалануга бирелә. Инде районыбыз белән 1982 елдан Михаил Петрович Виноградов идарә итә башлагач ул аны район аппаратына дәрәҗәле эшкә ала. Аеруча җаваплы булган эшендә  генә түгел, ул елларда производстводан аерылмыйча югары уку йортларында белем алучы яшьләребезгә диплом эшләрен әзерләгәндә катлаулы теманы төшендереп ярдәм итүе һәм теге яки бу мәсьәләдә һәрвакыт эчкерсез булышуы белән дә башкалардан нык аерылып тора ул...
 Вера Ивановна да үзенең яшьлек елларындагы кебек тик утыруны белми, кая кушсалар шунда хезмәт куя. Районыбызда ул еллар өчен берсеннән-берсе җаваплы вазыйфаларны үтәп шактый игелекле гамәлләр башкара. Мәгариф җитәкчелеге тарафыннан куелган олы бурычны үтәп, бистәдә яшәүче эшче яшьләр өчен кичке мәктәп оештыруда башлап йөри. Кыска гына вакыт эчендә эшне җайга салуга ирешә, оешма-предприятиеләрдәге яшьләрне барлап, аларны укытып чыгарып 150 аттестат тапшыруга ирешәләр. Куйган күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен ул Россия Федерациясе мәгариф отличнигы билгесенә лаек була. Кыскасы, Вера Ивановна үзенең 57 ел гомерен белем бирү системасына багышлаган шәһес. Аның 36 елын ул мәгариф хезмәткәрләре профсоюзларының район комитеты белән җитәкчелек итә.  Ә тулаем башкарган хезмәтләре хакында барысын да тәсфирлап сөйли башласаң мөгаен олы бер китап чыгарырга мөмкин булыр иде. Тик үз чорының чын патриоты кылган эшләре, бигрәк тә үзе  турында бик иркенләп сөйләргә яратмый. Гадәти эш алымнарыннан тыш әле ул район белем бирү системасында күп хезмәт куйган укытучылар династияләрен барлап чыга алган. Аның исәпләүләренә караганда, укытучы  Закировлар династиясе эшчәнлеге 700 елдан артып китә. Шулай ук бүгенгедәй авыр һәм катлаулы чорда мәгариф эшчәннәренең ялын, дәвалау системасын булдыруда да күп хезмәт куярга өлгергән. Барысын исәпләп чыгу мөмкин дә түгел.  Кайбер кыйммәтле мәгьлүматларны  аннан ишетү өчен үземә дә еш кына гадәти булмаган алымнар кулланырга туры килде. Әңгәмәбез, кызыксындырган сорауларга күбрәк теге яки бу мәсьәлә буенча фикерләре белән уртаклашуга  кайтып калды. Үз хезмәтенең чын остасы белән сөйләшеп утыруы күңелле һәм рәхәт иде. Чөнки аның җавабы да гадәттәгечә без ишетергә күнеккән коры сүзләр генә түгел,һәр кайссы нигезләнгән һәм дәлилләргә бай булуы белән аерылып тора. Аннары һәр нәрсәгә үз билгеләмәсе, төпле, акыллы, гадел фикерләре булуы да үзенә җәлеп итә. Бәлки, нәкъ менә шуның өчен яраталардыр да әле аны хезмәттәшләре.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса