Мактауга лаек Мөршидә әби
Бу ел башында район үзәгендә яшәүче Мөршидә әби Исмәгыйлова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Мактаулы хезмәт ветеранын әлеге мәртәбәле гомер бәйрәме белән тәбрикләргә Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов белән бар гомерен ул “Корноухово” совхозында терлекчелектә хезмәт куйганлыктан Корноухово авыл җирлеге башлыгы Григор Гумашян да килгән иделәр.
Гомер-гомергә макталган бу совхозда мөгаен үз хезмәтенә салкын караучылар булмагандыр. Бу хуҗалыкта Чирмешән авыл кешеләре дә барлык тармакта да диярлек макталган тырыш хезмәткәрләре белән дан тоткан. Үзенең олы юбилеен билгеләп үткән Мөршидә апа да шушы авылда тәрбияләнеп үскән. Ишле гаиләдә туган кыз мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганда ук өлкәннәр янәшәсенә фермага сыер саварга килеп бар гомерен биредә киеренке тырыш хезмәттә үткәрә. Иртә таңнан торып хезмәтенең тәүге көннәреннән үк кул белән сыер савулары ни дәрәҗәдә кыен булуын ул үзе генә беләдер. Әле җитмәсә ул чорларда фермада сыерларны көненә өч мәртәбә савыла торган булган. Кечкенәдән бар гомере авыр хезмәттә үтсә дә, хөрмәтле ветеран бер кайчанда зарлану-сыкрану сүзләрен әйтеп, үткән гомерен искә алырга яратмый. Юбилее көнне балалары, туганнары, оныклары янәшәсендә дә аннан андый күңелсез сүзләр ишетмәдем. Ул күбрәк үзе төсле тырыш, эш сөючән хезмәттәшләрен мактап хәтерендә яңартты. Олы яшьтә булса да узган шаулы елларын ул бүгенгедәй яхшы хәтерли.
Ул елларда “Корноухово” совхозы савымчылары районыбызда гына түгел, республика күләмендә дә лидер булганнар, аларны барлык хуҗалыклага үрнәк итеп күрсәткәннәр. Хезмәттә генә түгел, гаиләсе дә аның үзе төсле ару-талуны белми торган тырыш, эш сөючән, уңган булуы белән нык аерылып торган. Тормыш иптәше беләналар матур гаилә корып тату гомер кичерәләр. Кызганычка каршы иренең гомере кыска була.
Бүгенгесе көндә ул Балык Бистәсендә яшәүче кызы Мөслимә тәрбиясендә яши. Әнисе төсле тырыш, ачык йөзле, шат күңелле һәм ярдәмчел булган хат ташучы ханымны бүгендә райныбызда күпләр хөрмәт итә.
Мөршидә әбинең ике улы да, Гаяз белән Фаяз беренче көннән үк махсус хәрби операция зонасына китәләр. Күптән түгел Фаяз хәрби хезмәтен тәмамлап исән-сау әйләнеп кайтты.
Тормышыннан канәгать булып яшәүче Мөршидә әбигә без бары сәламәтлек, күңел көрлеге теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia