"Патриот булу - ул туган ил өчен нәрсә булса да эшли алу", - диләр балыкбистәлеләр
Без барыбыз да бер илдә тудык, шунда үстек, яшибез. Илебезнең тарихын беләбез, аның белән горурланабыз. Иң мөһиме, безнең күңелләребез аерым хис - патриотизм белән тулы.
Минем туган ягым - мине көндәлек тормышта әйләндереп алган кешеләр. Миңа калса, бер авылда туган кешеләр уртак тел таба алалар. Барысы өчен дә туган үскән җирләре бер үк. Минем туган илем - барыбыз да яраткан Балык Бистәсе.
Туган илне ярату нәрсә ул? Теләсә кайсы мизгелдә аны якларга әзер булу, дип уйлыйм мин. Шулай да өлкән буын вәкилләренең: "Хәзерге яшьләр үзләре өчен генә уйлыйлар, үзләренә файда булмаса берни дә эшләмиләр", дигән сүзләрен ишетергә туры килә. Замана яшьләре турында хәрби шәфкать туташы Любовь Бозина миңа менә нәрсәләр сөйләде:
-Сезнеңчә, яшьләргә патриотик тәрбияне кем бирергә тиеш? Беренче чиратта гаилә, минемчә. Хәзерге вакытта балаларына патриотик тәрбия биреп утыручылар юк, дип уйлыйм. Һәркемне кызыксындыручы чаралар бар, кешеләр тоныкландылар. Икенчесе - уку йортлары. Мәктәпләрнең бүгенге көндә патриотик тәрбия бирергә вакытлары юк, ЕГЭ күрсәткечләре өчен көрәшәләр. Барысы да кешенең үзенең әзерлегеннән, дисциплинасыннан тора, дәүләтнең авыр вакытында ул ярдәмгә килергә әзер булырмы?...
- Сез бүгенге яшьләрнең патриотик тәрбиясен ничек бәялисез?
- Бәяләргә авыр, бүгенге көндә мондый тәрбияне кадет мәктәпләр бирә.
- Замана яшьләрендә нәрсә булырга тиеш?
- Өлкән яшьтәгеләргә ихтирамлы, яхшы тәрбияле һәм үз эшләре өчен җавап бирә белергә тиешләр.
Хәзерге яшьләрдә патриотик хисләр булу-булмавы турында армия сафларында хезмәт иткән Максим Бегунов нәрсә җавап бирә соң:
-Мин хәрби-һава гаскәрләрендә хезмәт иттем. Туган ил алдында бурычымны үти алуым белән бик горурланам. Өлкән буынның яшьләр илне яратмый дип сөйләве минем күңелне төшерә. Нәрсә соң ул үз илеңнең патриоты булу? Минемчә, ул туган илне якын итү генә түгел, ә аның өчен нәрсә булса да эшли алу. Кирәк икән, мин теләсә кайсы вакытта илемне сакларга әзер.
Мин шулай ук балигъ булмаган яшүсмер Михаил Маслаков белән дә аралаштым:
- Үзен хөрмәт итүче һәр егет армия сафларында хезмәт итәргә тиеш дип уйлыйм. Техникумны тәмамлау белән мин хәрби бурычымны үтәргә барачакмын. Армиягә барудан качып йөрүче яшьләрне аңламыйм мин. Югыйсә, бер генә ел хезмәт итәсе. Элегрәк берничә ел булган бит ул.
Язмам ахырында илне яратыгыз, законнарны үтәргә тырышыгыз, туган якны хөрмәт итегез һәм иң мөһиме, монда тууыгыз белән горурланыгыз диясем килә. Патриотизм - ул илгә олы мәхәббәт...
Алия Хәбибуллина.
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев