Май аенда туучы кешеләр нинди була?
Май — табигатьнең уянган, бар дөньяны яшеллеккә, ямьгә күмгән мәле. Бу айда туган кешеләр физик яктан да, рухи яктан да бик чыдам, эшкә сәләтле, куелган максатларына ирешүдә нык булучан.
Алар иҗатка, матурлыкка тартыла, хискә бирелүчән. Шуңа да майда туганнар җыр-биюгә, рәсем төшерергә һәвәс була. Ә үскәч еш кына сәнгать юлын сайлый.
Алар башкаларга караганда аралашучан, ачык. Бу айда туучылар арасында үз эченә бикләнгән, йомакай кешеләр бик сирәк. Алар табигать кочагында булырга һәм сәяхәт итәргә яраталар. Нечкә күңелле булулары сәбәпле алар бик ярдәмчел һәм кешелеклеләр.
Тикшеренүчеләр фикеренчә, май аенда туганнар, башка айларда туганнарга караганда, үзләрен бәхетле хис итә. Менә шушы сыйфат аларга үз максатларына ирешергә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia