Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәдинә Гыйлемханова: «Хатын-кыз булып та, ялан кырда ферма салып куйдым, аны барлык ир-ат та эшли алмый әле»

Яңа Арыш авылында яшәп, зур үрләр яулаган, бүгенге көндә алдынгы фермер, күпләребез өчен үрнәк булган Мәдинә Фәйзрахман кызы Гыйлемханова белән таныштырасым килә.

Ул 1970 елның 4 февралендә Яңа Арыш авылында Фәйзрахман һәм Минзифа гаиләсендә алтынчы – төпчек бала булып дөньяга килә. Туган авылы мәктәбенең 10 сыйныфын уңышлы гына тәмамлый. Тормыш иптәше Әнәс абый белән дә якыннан танышуы да мәктәп вакытыннан ук башлана. Бергә кавышып китүләренә дә мәктәптә узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәме сәбәпче була. Озак та узмый, кавышып та куялар.

Тормышларында бәхетле һәм шатлыкларга бай вакытлар башланып китә. Берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе батыр малайлар дөньяга килә. Аларга Илфрүс, Фирдүс, Дилүс дип исем кушалар. Балалары кечкенә булуга карамастан, ипи фабрикасында хезмәт куялар: авыл халкын тәмле икмәк белән сөендерәләр. Бүгенгедәй хәтеремдә: кеше йокыдан уянуга кибет янында ипигә чират тора, ә кайнар ипинең хуш исләре урамга тарала иде. Ул гына да түгел, хезмәт сөючән бу пар тире җыю белән дә шөгыльләнә. Әле авыл халкыннан 17 ел сөт җыю белән дә мәшгуль булдылар.

Мәдинә ханым белән Әнәс әфәнденең үзләре җиткергән ике катлы йортлары да, хуҗаларының тырышлыгына ишарә иткән кебек, ерактан ук күренеп тора. Йорт яныннан узып киткән кешегә алдан бик гаҗәп иде мондый йортлар. Әле кибет тә тоттылар заманында. Каз-үрдәк асаруны әйтеп тә торасы юк... Ел саен йөздән артык каз-үрдәк асрап, авыл, район, республика халкын хәләл кош ите белән сөендерәләр.

Еллар уза тора, Мәдинә апаның уена кәсеп булдыру идеясе барлыкка килә. Җирле үзидарәгә барып, берәр программада катнаша алу мөмкинлеген белешеп кайта. Теләктән кала башка әйбер юк иде ул вакытта, – ди Мәдинә апа.

2012 елда «Терлек азыгы әзерләү» программасына гариза язып, беренче елны ук 500 мең сум грантка ия булалар. Шулай итеп, азык әзерләү программасы буенча Татарстан биргән 500 мең сумны алып, ул акчага ферма салалар. Эш башланып китә. Бу вакытта Гыйлемхановларның унбишләп мөгезле эре терлеге була. «Булдыра алсак ярый» дип курыккан гаилә әкренләп мал санын арттыра бара. 2017 елда яңа программага – «Гаилә фермасы» программасына керергә җөрьәт итәләр. Анысы инде эшнең яңа этапка чыгуын күздә тота: программа таләпләре нигезендә, ферманы авыл читендә салырга, эшкә кимендә биш кеше ялларга кирәк. Грант күләме – 5 млн сум. Гыйлемхановлар әлеге эшне дә башкарып чыгалар.

Инде уллары да югары белемле эш кешеләре. Казанда эшләсәләр дә, җомга җитүгә, тизрәк авылга кайту ягын карыйлар. «Алар кайтканда, без эштә булсак, өйгә кереп чәй дә эчеп тормыйлар – тизрәк безнең янга булышырга чыгалар. Чәйне эш беткәч бергәләшеп эчәбез», – ди Мәдинә ханым.

– Хатын-кыз булып та, ялан кырда ферма салып куйдым, аны барлык ир-ат та эшли алмый әле, – ди Мәдинә Гыйлемханова. – Аллаһ Тәгалә юлны күрсәтеп торды, без эшләп тордык. Башлаган эшемне: «Булдырырга, кеше көлдермәскә кирәк», – дип дәртләнеп эшләдем. Курыкмыйча, тәвәккәлләп башласаң, бөтен эшне башкарырга мөмкин: көчле булырга, кешеләр белән уртак тел таба белергә, үзеңне кыерсыттырып тормаска кирәк. Мин бөтенесенә дә җитешәм, фермерлык эшеннән беркайчан да күңелем кайтмады, һәрвакыт ышаныч белән йөрдем. Башка фермерлар да булыштылар, -ди ул.

Ферма эшендә Мәдинә апага тормыш иптәше Әнәс әфәнде һәм өч малайлары булыша.

Мәдинә апа – «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты» бәйгесендә «Хатын-кыз бизнес-леди» номинациясендә җиңеп чыккан кеше.

Зур үрләргә ирешкән Мәдинә ханым үзенең гадилеге, тырыш, эшчән булуы белән рухландыра. Яшьләрдә фермерлык эшенә мәхәббәт уята алырлык хатын-кыз да әле ул. Алдагы көннәрендә дә уңышлар телик. Эшләре һәрвакыт гөрләп барсын! Тормышлары чәчәк атсын!

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса