Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ләззәт тойсын һәркем һәр бәйгедән, милли бәйрәм җирдә танылсын.

Элек-электән Сабантуйларны ат чабышы башлап җибәргән

Иң матур сөлгеләрнең берсен ат чабышында җиңүчегә биргәннәр. Хуҗалар үзләренең атларын чабышка алдан әзерләгәннәр. Әзерлекле ат чабышлар якынаюын алдан ук сизеп торган. Бүген дә ат - Сабан туе күрке булып тора. Ат чабышларын яратып, кызыксынып күзәтә халык.

Үземне белә башлаганнан бирле атлар янәшәсендә мин. Авылның һәр малае да ат, дип хыялланадыр инде ул. Ат җене кагылган, диләрме әле андый кешеләр турында. Мин дә бу җан иясен үз итәм. Мәктәп яшеннән үк ат чабышларында катнашам. Районда узган Сабантуйда дүрт ел беренче урында килдем. Чабышка атны бер ай дәвамында әзерлибез. Өч көн шөгыльләнәм, бер көн ял иттерәм. Агымдагы елда да катнашырга планлаштырам,- диде Биектау авылыннан Илһам Закиров.

Ат минем иң яраткан терлек иясе. Әти гомер буе ат асрады. Аның янәшәсендә мин чуалып йөри идем. Ул Сабантуйларны ничек көткәнне белсәгез. Беренче тапкыр ат чабышына барганым хәзер дә истә әле. Сиксәненче еллар, минем башлангыч сыйныфта укыган чак. Җиләк җыярга барам, дип иртән көтүдән сорап Хәмит абыйның Кашка атын алып киттем. Тәптиш җизни белән районга юл тоттык. Кашка атны җиктек, җизнинекен арбага бәйләдек. Иртәнге сәгать  дүрттә район үзәгендә идек. Ул вакытта чабышта барлыгы 36 ат катнашты. Дон-Урай авылы тирәсеннән әйләнеп кайттык. Мин икенче булып килдем. Шуннан һәр елны ат чабышларында катнаша башладым. Ат көтүләрен дә миңа ышанып тапшыралар иде. Авыл Сабантуйларында беренчелекне бирмәдем. 2018 елда аттан егылып умыртканы зарарладым. Шулай булса да Сабантуйларны көтеп алабыз без. Җәйнең яме Сабантуйда бит. Киләчәктә бәлки чабышларда катнаша да алырмын, - диде Олы Әшнәк авылыннан Рәис Шәйхетдинов.

Әтинең абыйсы Шамил абый заманында ат чабышларында беренчелекне бирми торган булган. Күрше-тирә авылларга -  Котлы Бөкәш, Яңа Арыш, хәтта Теләче районы Нырсы авылына да барган. Мин дә балачактан атлар яраттым. Башлангыч сыйныфларда укыган ук атта йөри белә идем.  Аннан чабышларда катнаша башладым. Күки, Ямаш, Балтач, Котлы Бөкәш, Күгәрчен, Починок сабантуйларында гел беренчелектә килдем. Районда да дүрт тапкыр беренчелекне алдым. Казан, Арча Сабантуйларында да катнашканым булды. Гомерем буе колхозда трактор иярләсәм дә, барыбер атларны үз итә идем. Барлыгы 80 атны өйрәттем, иллеләп атны чабышка әзерләдем. Моннан тыш Сабантуйларда багана башына да менәм мин. Беркайчан да бүләк өчен дип катнашмадым”,-дип сөйләде Күки авылыннан Ринат Ризванов.

-“Чупс”, “Буран”, «Гром» исемлеләре бик яхшы атлар булды. Сабантуй вакытлары җиттеме, Ринат авылларга атлар чабышына китә иде. Берничә ел элек атларны саттык. Өченче ел ул катнаша алмады, узган ел Сабантуйлар булмады. Ә менә быел катнашырга исәбе бар үзенең”,- дип сүзгә кушылды хатыны Гөлүсә апа. Атларга багышлап язган шигырен дә сөйләде:

Атлар-тайлар чабышалар

болында,

Дәртле чабыш- йөрәк кагыш

сабантуе чорында.

Беренчелеккә омтыла

Сандугач исемлесе.

Яшен тизлегендә килә

Яшьлегем исемлесе.

Дамир, Рамил, Рүзәл, Ринат – 

авылым егетләре,

Рәхмәт сезгә Сабантуйның

җил җитез очкыннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса