Җәмгыять
Ләйсән Мәхмүтова: "Чыдый алмагач, яздым"
Җырчы Ләйсән Мәхмүтова татар теле турында "Инстаграм"га үз фикерен белдергәч, аңа бер-бер артлы хатлар яза башлаганнар. Кемдер аны хуплый, кемдер сүгә.
- Әллә нинди заманнар килеп җитте әле. Татарстанның "йөрәге" - Казанда татар теле дәресләре кыскартылыр, ә кайбер җирләрдә факультативка калыр дип башка да килмәс иде. Дөресен әйткәндә, куркыныч. Казанда мондый хәлләр башлангач, аркадан сулар ага башлады. Хәзер мәктәп, аннары ни булыр? Димәк, Татарстан "кемгәдер" тыныч кына яшәргә комачаулый. Күпме көрәшеп, күпме тырмашып, тырышып үскән республикабыз мондый хәлгә калырга тиеш түгел! Һәрбер эшне уйлап эш итәргә кирәк. Бу безнең татар халкына да кагыла һәм безнең түрәләргә дә. Вакыт узгач, үкенерлек булмасын! - дип уртаклашкан җырчы Акчарлак белән.
фото Гөлчәчәк Газизовадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев