Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Луиза Ананьева : "Яз бәйрәме шатлык өстәсен "

Көннәр язга карый башлады. Кояш җылылыгы тирә-юньне генә түгел, җанны да җылытырлык.

 

  Хыялый күңел инде еракларга оча – бакчадагы эшләрне барлый, балаларның ял итүен кайгырта. Югыйсә барысы да үз чиратында бара торган көндәлек, еллык эш. Ә без һаман вакытны куып ашыгабыз...

Берничә көннән Халыкара хатын-кызлар көне – 8 март җитә. Мәктәп елларыннан ук Әниләр көне булып истә калган ул. Иң кадерле кешеләребезгә бәйрәм кичәләре оештыру, аларга багышлап шигырьләр сөйләү, җырлар җырлау һәм үз кулыбыз белән тырышып ясаган бүләкләрне тапшыру бүген дә күңел түрендә якты бер хатирә булып калка.

Заманалар үзгәрде дисәк тә матурлыкны югалту мөмкин түгел. 8 март та үз гүзәллеген дәверләр буе саклаган күркәм бәйрәм ул. Бүген дә без кадерле әниләребезне, әбиләребезне, апа-сеңелләребезне котлыйбыз, аларга изге теләкләребезне ирештерәбез. Йөрәк җылысын әнә шулай бар җиһанга сибәсе, аны тагын да яктыртасы килә.

Ә мин исә форсаттан файдаланып, редакциядә  һәм типографиядә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызны, газетабызны бүгенге көндә дә матур язмалар белән баетып, сыйфатлы итеп эшләүдә күп көч, тырышлык куйган хезмәттәшләремне күркәм бәйрәмебез белән тәбриклим. Шулай ук  газетабызның актив хәбәрчеләренә дә һәрдаим безнең белән булганнары өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм.  Киләчәктә дә бергә, бердәм булыйк! Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек яктыртсын. Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телим. Бәйрәмнәр мөбарәк, бәхетләребез һәрчак түгәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса