Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Луиза Ананьева: " Янгын куркынычсызлыгы турында һәркем кайгыртырга тиеш"

Кыш быел карлы булды. Мондый кар көртләре тиз генә эреп бетмәс кебек иде. Әмма табигать үзенекен итте. Яз җитү белән табигать җанланды.

Гадәттә бу чорда район буенча янгын куркынычсызлыгы актуаль мәсьәлә булып тора. Кагыйдә буларак, Яңа ел бәйрәмнәре чорында һәм кар эрегәннән соң, янгынга каршы аерым режим билгеләнә. Чөнки бу вакытта көздән калган коры үсемлек калдыклары торак пунктларга, йортларга, урманнарга, социаль әһәмияткә ия объектларга янгын куркынычы тудыра. Районда үткәрелүче профилактика чаралар турында сөйләшү өчен без МЧС баш идарәсенең 128 коткару бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Альмир Шәфигуллин белән очраштык.

Ул  сүзен янгынга каршы режим турында аңлатудан башлады.

-Янгынга каршы махсус режим - билгеле бер территориядә янгын куркынычы арткан очракта дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә торган өстәмә янгын куркынычсызлыгы таләпләре ул. Быел янгынга каршы махсус режим Татарстан Республикасы территориясендә 26 апрельдән 16 майга кадәр кертелде.

- Режим гамәлдә булган чорда нинди таләпләр үтәлергә тиеш?

- Бу чорда гражданнарга урманнарга бару (хезмәт эшчәнлеге белән бәйле гражданнардан тыш), учаклар яндыру, шулай ук шәхси торак яннарында, оешмалар һәм бакчачылык ширкәтләрендә чүп-чар, коры үлән, яфрак һәм башка калдыкларны, торак пунктларның җир участокларында, ерганакларда һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә коры үлән яндыру тыела.

- Таләпләрне бозган өчен нинди җаваплылык каралагн?

-Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу 20.4 статья нигезендә гражданнарга - 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр; юридик затларга-200 мең сумнан алып 400 мең сумга кадәр административ штраф каралган.

- Янгын чыганакларын ачыклау буенча эш ничек оештырылган?

-Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризислы хәлләрдә идарә итү милли үзәге тәүлек буе янгын куркынычсызлыгы буенча спутник мониторингы үткәрә. Әгәр яну мәйданы бер квадрат метрдан артык булса, мәгълүмат теркәп, регионнарга керә. Табигый һәм ясалма су чыганакларын һәм янгын автомобильләре белән суны тоткарлыксыз алу өчен керү юлларын төзек хәлдә тоту тәэмин ителә.

-Район территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә сезгә кем ярдәм итә?

- Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә 2021 елның язгы-җәйге чорында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында” карары нигезендә, янгын куркынычсызлыгы буенча 27 профилактик төркем төзелде.

Полиция хезмәткәрләре, дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар оештырачакбыз, шулай ук административ йогынты чаралары күрәчәкбез.

Янгын килеп чыккан очракта 2-23-61 телефонына хәбәр итегез.

Луиза Ананьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса