Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Луиза Ананьева : «Хатын-кыз күңеле – мәхәббәт, наз һәм яхшылык бүләк итү теләге белән тулган гаҗәеп җан иясе»

Тәрәзә артында әле кышның хакимлек итүенә, бураннары, салкын җилләре белән куркытуына карамастан, кояш инде безне яратып үзенең җылы, назлы нурлары белән сөендерә.

 Җиһанда –  яз исе. 
Без - хатын-кызлар өчен бу аеруча сизелә. Чөнки без күбәләкләр кебек, кояш нурларыннан һәм ягымлы сүзләрдән эреп китәбез, киләчәккә планнар төзибез һәм язга матур, якты хыяллар белән атлыйбыз.
Әйе, хатын-кыз күңеле – мәхәббәт, наз һәм яхшылык бүләк итү теләге белән тулган гаҗәеп җан иясе. Ул - тулы бер дөнья, аның йөрәгенә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. Шуңа да аларга иң матур сүзләрне әйтәсе килә. 
Хөрмәтле гүзәл ханымнар! Сезнең барыгызны да язның тәүге бәйрәме белән котлыйм. 
Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бу бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде!
Яратыгыз, назыгызны бүләк итегез, илһамландырыгыз! Һәм беркайчан да сез үз тормышыгызның рәссамы икәнен онытмагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса