Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Луиза Ананьева: " Шатлыгыбыз уртак булсын!"

Катлаулы чорда яшибез. Тыныч кына яшәгән дөньяны пандемия үзгәртеп куйды. Ишетелгән хәвефле хәбәрләрне онытып кечкенә генә булса да куанычлы яңалыкларны күрәсе килә. Кабат үзгәртәсе иде дөньяны, шатлыклар белән тутырасы, тулыландырасы иде. Адәм баласын бәхетле итәргә күп тә кирәкми югыйсә.

Соңгы вакытларда редакциягә сөенечләре белән уртаклашкан хатлар шактый килә. Кемдер авырудан дәвалаган табибларга рәхмәтен ирештерсә, икенчеләре газетага подписка бүләк иткән җитәкчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә. Аздан да күңел була дип юкка гына әйтмиләр шул. Без дә әбунәчеләребез белән шатлыгыбызны бүлешәбез.

Хәбәр иткәнебезчә, газетабызның 90 еллык юбилее алдыннан “Безнең архив” рубрикасын башлап җибәрдек. Анда бар гомерен газетага багышлаган ветераннарыбызның тормышын, хезмәт юлын яктыртачакбыз.
Быел республикабызның 100 еллыгын билгеләп үткән бер чорда район газетасының да аңа тиңдәш булып бер сафта атлавы һәм үз кыйбласын югалтмый алга баруы үзе бер горурлык. Ә без исә моның өчен газетабызга тугры калган укучыларыбызга рәхмәтлебез.
   Тагын шунысы да бар, 90 еллык юбилее һәм язылу кампаниесен дәвам итү уңаеннан әбунәчеләребезгә бүләк әзерләдек. Аңа ия булу өчен “Авыл офыклары”на 2021 елның беренче яртыеллыгына язылу турындагы квитанциянең күчермәсен редакциягә китерергә, я булмаса электрон почта redrs@mail.ru яки ватсап аша 89503262753 телефонына юлларга гына кирәк.

Бүләкләребез сезгә шатлык китерсен, хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабызга – район тормышына рәхим итегез!

Л. Ананьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса