Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Луиза Ананьева: " Сез өләшкән шәфкатьлелек тә бик күпләргә куаныч китерер"

Үтә дә кадерле булган әйбергә сак караганда, еш кына шулай дибез: “Үзеңнеке – үзәктә!”

Район газетасы да безнең өчен үзәктә торган матбага. Гасырга тиң тарихы булганга, үзендә бай ядкарьләр саклаганга кадерле ул. Без аны елъязмалар белән тулыландырып торабыз. Яңалыкларны укучыга вакытында җиткерергә, һәр санын кызыклы, мавыктыргыч итеп чыгарырга тырышабыз. Кайчакларда укучыларыбыздан: тәнкыйтьне язмыйсыз, проблемалы хәлләрне күтәрмисез, дигән шелтәле сүзләр дә ишетелә. Хактыр, ул турыда аз языла. Тәнкыйтьләрлек проблемалар кайда да җитәрлек. Әмма килешәсездер, тормышның матур якларын күрү, алар турында уку күңелгә рәхәтлек, җылылык өсти. Шуңа да без авырлыкларны җиңеп үр яулаучылар, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булырлык гаиләләр турында язуга өстенлек бирәбез. Хәзерге заманда тәнкыйтьләүче күбрәк, олылаучы, яхшылыкны күрә белүчеләр сирәк. Ә без игелек кылучыларга канат куябыз.

Әнә Өлкәннәр ункөнлегендә газетабызга ташламалы яздыру башлангач, район җитәкчелеге мохтаҗ гаиләләргә 2021 елның беренче яртыеллыгына “Авыл офыклары” (“Сельские горизонты”) газетасын яздыруга кереште. Район башлыгы Илдар Таҗетдинов башлангычына җитәкчеләрдән Фирдания Әхмәтҗанова, Роман Исланов, Айгөл Вафина,  Рөстәм Җамалиев, Вячеслав Токранов, Дамир Ризаев, Марс Мәгыйзов, Наталья Хәмидуллина, Венера Шәмсевәлиевалар бердәм булып кушылдылар. Әлбәттә бу исемлекнең әле дәвамы булыр. Изгелек җирдә ятмас, ди халык. Сез өләшкән шәфкатьлелек тә бик күпләргә куаныч китерер. Ә без исә газетабызны үз итүегез, яратуыгыз өчен сезгә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
 

Луиза Ананьева,
газетаның баш мөхәррире.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса