Луиза Ананьева: " Бурычыбыз – сезнең турыда кайгырту."
Октябрьнең беренче көне матур дата – Өлкәннәр көне белән истәлекле.

Бу көнне өлкән буынны – хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарын, районыбызның төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне, якыннарыбыз һәм туганнарыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез, аларның хәлләрен беләбез, күчтәнәчләр тапшырабыз.

Ветераннарның күбесе әле дә актив тормыш рәвешен алып бара. Кемнәрдер эшләвен дәвам итә, кайберәүләр оныкларын тәрбияләргә булыша, спорт, бакчачылык, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә арабызда күп.

Кайда гына хезмәт куйсалар да ветераннарыбыз яшь буынга тормыш, игелеклелек һәм гаделлек дәресләре бирә, кылган гамәлләре өчен җаваплылык тоярга өйрәтә.

Бу уңайдан, шәхсән үземнең матбугат ветераннарына ихлас рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Газетабызның 90 еллык юбилеена без сезнең бай тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез аша килдек.

Киләчәктә дә җылы мөнәсәбәттә яшәрбез дип ышанам.

Бурычыбыз – сезнең турыда кайгырту.

Сез безгә әле дә кирәк.

Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, үзегезне саклагыз!

Һәммәгезгә дә саулык, иминлек, озын гомер телим.

Күңел тынычлыгы белән якын кешеләрегезнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын!

Луиза Ананьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia