“Логос” җәмгыяте хезмәткәрләре районда беренчеләрдән булып чәчүгә керештеләр
Көннәрнең коры, кояшлы торуы игенчеләрнең күңелен киң басуларга тарта.
Бүгенгесе көнне районыбызның иң эре хуҗалыкларының берсе булган “Логос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре районда беренчеләрдән булып чәчүгә керештеләр. Бу көннәрдә алар Трой-Урай авылы янәшәсендәге басуда арпаны җир куенына иңдерә башладылар. Логослылар арпаны быел 1600 гектар мәйданда үстерергә исәп итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia