Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Логос” хуҗалыгы игенчеләре урып-җыюны оешкан төстә башлап җибәрделәр

 Елның-елындагыча быел да “Логос” хуҗалыгы игенчеләре урып-җыюны оешкан төстә башлап җибәрделәр. Һәр тарафта зур җанлылык хөкем сөрә.

Анатыш авылындагы ашлык киптерү пунктына без килгәндә, көн инде кичкә авышып килүенә карамастан, кызу эш кайный иде. Кырдан бер-бер артлы агылып торган КамАЗ автомашиналары йөкне тиешле урынына бушату белән кабат комбайннар янына ашыгалар. Һәркайсы өстәмә арба таккан бу зур йөк күтәрү машина йөртүчеләре көннәрнең коры, аяз торуына сөенеп, булган икмәкне мөмкин кадәр тизрәк кайтарып урнаштырырга омтылалар.

Читтән карап торганда хуҗалыкның бу “ындыр табагы”  заманча элеваторны хәтерләтә. Тик гадәти ындыр табакларыннан аермалы буларак биредә кабалану, ашыгу, артык ыгы-зыгылар гына сизелми. Кырдан кайтарылган ашлыкны сортларга бүлү һәм киптерү эшендә нибары өч кеше хезмәт куя. Аларның барысы да үз хезмәтләренең чын осталары булуы күзгә күренеп тора. Элеккеге еллардан үзгә буларак араларында эшләүчеләргә әмер биреп йөрүче “зур җитәкчеләре” дә юк. Барысы да үз хезмәтен белеп, бер-берсенә ярдәмләшеп, уртак тырышлык белән аны җиренә җиткереп башкарырга омтыла. Бөртек киптерү операторлары Валерий Смолин, Эльвир Шәрапов, сортларга бүлүче Эдик Мишин монда тәүлек буена хезмәт куялар. Кыен минутларда бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп эшлиләр. Кыска гына вакыт эчендә алар безгә бер мең тоннадан артык яхшы сыйфатлы ашлыкны киптереп келәтләргә урнаштырылуына үз сөенечләрен уртаклаштылар. Киптерү операторы Эльвир Шәрапов 4 елдан артык бу хуҗалыкта тегермәндә хезмәт куйган. Инде биредә дә дүртенче сезонын башлап җибәргән. Аның әйтүенә караганда һәр сменага алар 300-400 әр тонна бодай киптергәннәр.  Бу көннәрдә инде кырдан арпа  кайтара башлаганнар.

Без бу көнне хуҗалыкның баш агрономы Айзат Зарипов белән дә элемтәгә кердек. Ул урып-җыю эшләрен уңай бәяләде. Көзге бодайның һәр гектарыннан уртача 40 центнер уңыш чыккан. Ә менә арпадан бераз кимрәк икән. Әлегә 27  центнерны гына алып киләләр. Аның да алдагысыннан дымлырак булуы беркадәр эш темпының йомшаруына китергән. Иң әһәмиятлесе, биредә быелгысы елда зур югалтуларга  юл куелмый. Һәр комбайнчы үз эшендә иң элек шуңа зур игьтибар бирә. Кырдан ашлык олаулары кайтуында өзлеклелеккә юл куелмый.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса