Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лютция Микуленкова: «Иң авыр минутларымда якыннарым янәшәдә булды»

Ниләр белән үлчәнә икән ул мәхәббәт көче? Сабырлыктамы, әллә бер-береңә тугрылыктамы?

“Аңа бизмәннәр юк. Мәхәббәтнең көче ихлас сөюдә”, – дияр иде ул, көләч йөзе белән елмаеп. Әйе-әйе, аның шулай җавап бирәсенә иманым камил. Чын ярату гына тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итә. Нинди генә очракта да мәхәббәтнең өстен булып калуы, яшәргә көч бирүе үзе бәхет түгелмени?!


Район үзәгендә яшәүче Лютция Микуленкова белән инвалидлар ункөнлеге барышында таныштым. Мөлаем йөзле, эчке дөньясыннан ук ниндидер җылылык бөркелеп торган әлеге ханым белән шактый сөйләшеп утырдык. Язмыш сынауларында сынмаган көчле рухына сокландым мин аның. Чынлап! Үткәннәрен бәян иткәндә дә елау-сыктау авазын ишетмәдем. Югыйсә матур гына яшәгәндә язмышның көтмәгәндә тез астына сугуы, типсә тимер өзәрдәй иренең урын өстендә калуыннан берәүләр аһ орыр, бәргәләнер иде. 
–Бәргәләнеп кая барасың. Тәкъдирдә язылганнан узармын димә. Менә Саша белән бергә яши башлавыбызга 33 ел тулды. Шуның соңгы 12 елын өр-яңадан башладык, – ди ул. 
Район “Сельхозхимия” оешмасында куәтле машиналарны иярләп, эш өчен җан атып йөргән Александрга 2011 елда көтмәгәндә инсульт булуы тормышны үзгәртә дә куя. Өр-яңадан башладык диюе дә шуңа Лютция ханымның. Хәрәкәтсез калган беренче группа инвалид ирен 6 ел кашык тотып ашата ул. Үзлегеннән массаж ясарга өйрәнеп, җансыз бармакларына күнегүләр ясавы бушка китми. Әкренләп ирнең аяк-куллары хәрәкәткә килә. Монысы инде йокысыз төннәрнең уңышлы нәтиҗәләре. 
–Беренче елларны бик авыр булды. Ике ел сөйләшә алмады Саша. Шул вакытларда улыбыз Артурның, кызыбыз Элинаның тырышлыгына үзем дә шаккаттым. Әтиләре өчен нишләргә белми өзгәләнде алар. Игелекле балалар үстергәнбез икән дип сөендем, – ди ул. 
Әнисенең бер үзенә генә авыр булганын күреп торган Артур Казан мәдәният-сәнгать университетында укуын ташлап әнисе янына районга кайта. КФУда укыган Элина исә ял көннәрендә алфавиттан башлап әтисен сөйләшергә өйрәтә. 
Гомер агышы үзе үк сынаулардан тора дибез. Кемдер анда җаны ватылып юкка чыга, ә икенчеләр бөтен ваклыклардан өстен булып алга атлый, бирешми һәм җиңеп чыгасына ышана. Тормышны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнгән Лютция ханым да сыгылмый торганнардан. Аның  өчен тәүлекнең һәр сәгате бүленгән, вакыт күнегелгән режим белән тәгәри. Иренә булган игътибарны: вакытында юындыру, ашату, күнегүләр ясау сәгатьләрен беркайчан да кичектерми ул.
–Иң авыр минутларымда якыннарым янәшәдә булды. Табибә Энҗе Гаязовага, шәфкать туташы Сания Мөхәммәтшинага рәхмәтем зур. Аларның ярдәменә, киңәшенә таянып эшләдем барысын да. Хәзерге вакытта Аллага шөкер, Саша әкренләп сөйләшә, утырып тора ала, ризыкны үзе ашый. Болар барысы да безнең өчен зур сөенеч инде. Хастаны карау, анда терелүгә өмет-ышаныч тудыра алу хаҗ гамәленә тиң дигән иде миңа, дини гыйлемле бер әби. Шул сөйләшүебез күңелдән китми. Еш кына компьютердан коръән сүрәләре яздырылган аудиоязманы кабызам да икәүләп шуны тыңлыйбыз. Йөрәккә тынычлык, җанга дәва-шифа иңә, – ди Лютция ханым.
12 ел унике көн генә түгел, аның һәрберсендә 24 сәгать. Исәпләсәң хәйраннар калырлык. Шушы вакытлар эчендә күпме йокысыз төннәр, көннәр узган. Кеше күңелен беребез дә белми. Һәрвакыт елмаюлы, сөйкемле карашлы Лютция ханымның да җанында ниләр кайнаганын  берәү дә күзалламас. Ә инде аның үз хезмәтендә яхшы белгеч, ярдәмчел булуы исә күпләргә мәгълүм. 18 ел Балык Бистәсе сөт-май комбинатында баш бухгалтер булып эшләгән, аннан 16 ел район Пенсия фондында шәхси исәпкә алу бүлеге җитәкчесе вазыйфасында хезмәт куйган Лютция Ибраһим кызының фидакарь тырышлыгы хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнгән. Дистәләрчә Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары, нәтиҗәле хезмәте өчен бирелгән медальгә райондашларыбызның ихлас рәхмәте дә өстәлгән. Пенсия фондында эшләгән елларында нинди генә сорау-гозер белән килсәң дә беркемне кире какмады, аңлатты, киңәшен бирде һәм ярдәм кулын сузды ул. 2010 елда республика күләмендә үткәрелгән конкурста иң яхшы белгеч булып танылуы да шуңа бер дәлил. Туры сүзле, гадел дигән бәяләмәне ишетәсең аның хакында. Әнә шул сыйфаты белән үзен генә түгел, язмышның кырыс җилләреннән сөекле ирен, газиз балаларын яклый, саклый ул. 
 

Дәвамы газета битләрендә.

Фарваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса