Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Любовь Дмитриева авыр һәм җаваплы хезмәтне унбиш ел дәвамында күңелен биреп, яратып башкара

Каз. Чаллы авыл җирлегендә хезмәт куючы Любовь Дмитриеваны район халкына үрнәк итеп күрсәтергә мөмкин

 Иң борынгы һөнәрләрнең берсе булган хат ташучы хезмәте бүгенгесе көндә дә хөрмәткә лаек.
Районыбыз авылларында әле аларның тырышып эшләп йөрүләре хакында ишеткәч без шуларның берсенә киңрәк тукталып үтәргә булдык. Каз Чаллы авыл җирлегендә тырыш хезмәт куючы Любовь Дмитриеваны бүген үз төбәкләрендә генә түгел барлык район халкына үрнәк итеп күрсәтергә мөмкин, дип таныштырдылар безне. Ул инде бу авыр һәм җаваплы хезмәтне унбиш ел дәвамында күңелен биреп, яратып башкара. 
Любовь Рауфовна монда очраклы түгел. Ул авылда бер дигән исәп-хисап хезмәткәре буларак макталган. Мәктәпне тәмамлагач Казан шәһәрендә кооператив техникумында белем алганнан соң егерме елдан артык бухгалтер хезмәтен башкарган. Үз вакытында аның “Победа” колхозының абруйлы һәм таләпчән баш хисапчысы Николай Александров кул астында чыныгу алуы гына да ни тора. Шуңа декрет ялыннан соң авылның элеккеге почта бүлеге башлыгы Алина Андреева аны тикмәгә генә үз янына эшкә чакырмагандыр.

Чөнки, читтән караганда гына бик җиңел һәм ансат эш урыны булып тоела ул. Ә биредә унбиш ел дәвамында хезмәт куюы дәверендә ул авылдашларына тагын да нык якынайган һәм аларың һәркайсының якын туганнарына әверелгән, дисәк тә арттыру булмас. Авылның һәр йортында аны түземсезлек белән көтеп алалар. Тормыш хәлләре, гаилә сөенечләре һәм әлбәттә инде эч  серләре белән дә бик теләп уртаклашалар. Ул үзе дә ачык йөзле, шат күңелле һәм ярдәмчеллеге белән һәркемнең олы игътирамын яуларга өлгергән. Шулай булмаса, районыбызның шактый олы авыллары арасында үзенә җиткерелгән бурычларны вакытыннан алда үти алыр идемени соң? Иң әһәмиятлесе, авылдашлары да аны үз итә, яраталар,  тәкъдим-фикерләренә дә колак салып аңа  каршы төшмиләр.

Саннарга тирәнтен бирелеп китмичә без  бары тик аның үз авылдашларын район газетасына яздыруда елның-елында  нәтиҗәле эшләвен  хакында  уңай яктан телгә аласыбыз килә.  Гадәттә, авыл җирләрендә хезмәт куючы хат ташучылар белән матбугатка язылу хакында сүз кузгалтсаң,  аларның һәркайсы диярлек бер-берсе белән алдан сөйләшенеп куйган төсле авыл халкын гаепләп, мең төрле сәбәпләр табып аклана башлыйлар. Ә менә Любовь Дмитриева андыйлардан түгел. Без дә киләчәк тормышыбызда авыл җирләрендә аның кебек үз эшен яратып башкаручы булдыклы хезмәткәрләребез сафы ишәеп торсын иде дигән теләктә язмабызга нокта куябыз.  
 Идрис Амитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса