Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Любовь Данилованың гомер юлы күпләргә маяк

Бар гомерен авыл хуҗалыгы производствосында үткәреп, тормыш юлларын күпләргә үрнәк итеп куярлык ветераннарыбыз сафы елдан-ел кимү ягына бара.

Бәтке авылында гомер итүче хезмәт ветераны Любовь Сергеевна Данилова өлешенә сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар туры килгән. Әмма, йөзендә кичергән кыенлыклардан сыкрау чаткылары сизелми. Яше инде 90 га якынлашса да  хуҗалыгында үз көенә йөрүен дәвам иттерә. Без килгәндә дә ул ишек алдында мунча ягып йөрү мәшәкате белән мәш килә иде. Безнең гаҗәпсенеп карап торуыбызны күреп аклангандай, көннәр буена өйдә тик ятканчы атнаның һәр шимбәсендә  мунча ягарга гадәтләнеп киттем, дип ул, өс башын кагып, кулларын юып  безне өйгә чакырды. Чиста итеп җыештырылган иркен, матур, гади авыл йортында күптәннән ялгызы яши, балалары читтә, һәркайсының үз тормышлары. Ул авылда олы, ишле гаиләдә үскән. Бөек Ватан сугышы башлангач әтисе 7 баласын калдырып беренче көннәрдә үк Ватаныбыз сагына фронтка киткән. Аннан соң берничә ай үткәч гаиләдә 8 нче булып сеңлесе дөньяга килгән. Тормышның барлык авырлыклары әнисе Мария Порфирьевна Чернова җилкәсенә төшә. Ул бер вакытта да күңел төшенкелегенә бирешеп балаларын кочаклап елап утырырга яратмый. Үзе дә эшли, балалары да тик торуны белмиләр.
- Бәхетебезгә, әти киткәндә абзарыбызда сыерыбыз калган иде. Ул  барыбызны да авыр сугыш елларында ачлыктан коткарып калды, -дип, үткәннәрне хәтерендә яңартканда күзендә берничә бөртек яшь чалынып киткәндәй тоелды. Әйе, барча халкыбызның тәмам үзәгенә үткән ул авыр һәм дәһшәтле сугыш елларын тыныч күңел белән искә алып буламени соң? Аның өлешенә дә авыр газаплы еллар туры килгән. Бик кечкенәдән әнисенә булышу ниятеннән арба тартып кырда калган башак, салам кисәкләрен җыеп, үлән йолкып алып кайта башлый, бүгенге балаларга кушкандай, болай эшлә дип берәү дә әйтеп тормый аңа. Барысын да үзләре белеп, бар күңелләрен биреп яратып эшлиләр. Алар бу мәшәкатьне изге бурычлары итеп кабул итәләр. Мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганда ук инде колхоз эшенә тартылалар. Бар гомерен авыл хуҗалыгы производствосында үткәреп, тормыш юлларын күпләргә үрнәк итеп куярлык ветераннарыбыз сафы елдан-ел кимү ягына бара.
Бөек җиңү көне гаиләсенә беркадәр сөенеч алып килә, әтиләре Сергей Матвеевич исән-имин өйләренә әйләнеп кайтса да, Любовь Сергеевнаның әнисенең абыйсы  Александр 1945 нче елда мәңгегә Герман җирендә ятып кала. Фронтовик әтисен авыл советы рәисе, аннары колхоз җитәкчесе итеп куялар. Әмма ул елларда барысы да гадел, намуслы тормыш итүгә корылган була. Колхозда барысы да бертигез дәрәҗәдә хезмәт куялар. Әтисе колхоз рәисе булып эшләсә дә, б балаларын җиңел эшкә урнаштыру хакында бөтенләй уйламый, авылда андый гадәт  булмый. Шуңа колхоз рәисенең сөекле кызы алты яшеннән бозаулар карый, 12 яше тулгач сыер саварга билгелиләр үзен. Авыл хуҗалыгында кул белән сыер саву бер дә җиңел эш булмавы һәркемгә мәгълүм. Иртәнге сәгать 3 тә фермага килсәләр дә, эш аның белән генә тәмамланмый. Көненә 3 мәртәбә сыер савалар. Шуңа аларны ашату, чистарту, бозаулагач күпмедер вакыт аны тәрбияләп үстерү дә савымчы вазыйфасына керә. 
Эш шартлары гаять авыр, ел әйләнәсе диярлек аяктан резина итек төшмәсә дә алар коллективлары белән үзара дус-тату яшиләр. Бер вакытта да производство кыенлыкларына зарланмыйлар. Матур гына эшләп йөргәндә, әле тормыш юлына яңа кереп килә торган кыз балаларның аякларына сыер басып, үзәк өзгеч авыртуларга  сер бирмичә тешләрен кысып түзә беләләр  алар. Авыр сугыш еллары дисәк тә авылыбызда без барыбыз да гомер-гомергә рус һәм татар гаиләләре белән якын туганнардай дус, тату яшәдек,- ди хезмәт ветераны. 
- Безнең гомеребез өлешенә гаять кыен еллар туры килсә дә кешеләр бер-берсенә мәрхәмәтле, шәфкатьле бик тә игелекле булдылар, үзара ярдәмләшеп туганлашып яшәдек. Көннәр буена бер-беребезнең хәлләрен белешеп кунакка йөрешә идек. Иртә таңнан йокыдан уянуга авыл өстендә тәмле коймак исләре таралуын, әле авылның бер ягында, әле икенче почмагында ямьле гармун тавышы моңнарын ничек онытасың? Ә хәзер, күрше күршегә керүне онытты, көне буена диярлек авыл өстендә тынлык хөкем сөрә, - дип үз борчылуларын да әйтеп үтте. Шунысы сөендерә, әбиебез инде олы яшьтә булса да дөнья хәлләреннән хәбәрдар, хәтере дә яхшы. Аның  инде 50-60 ел элек булган вакыйгаларны әле яңа гына башыннан кичергәндәй итеп сөйләп бирүе дә нык гаҗәпләндерде. Әтисе соңрак бригадир, ферма мөдире аннары терлекчелектә хезмәт куйса да алар балаларына бер дигән хезмәт тәрбиясе бирә белгәннәр. Әнисе дә колхоз эшеннән калмыйча хезмәт куеп 101 яшендә кызы тәрбиясендә яшәп бакыйлыкка күчкән. Гади хезмәт кешеләре генә булсалар да алар зыялы, белемле һәм бик тә зирәк акыллы булалар. Зыялы дигәннән, уртак танышыбыз, элек район газетасы мөхәррире булган, аннан соң  озак еллар район партия комитетында эшләгән Леонид Васильевич Апрелев аның әнисе ягыннан якын туганы булып чыкты. Шулай да боларның барысы хакында да сөйләшеп йөрергә яратмый ул. Гомерем буена тыйнак  булдык, бер вакытта да сорап, тавышланып йөргәнебез булмады. Шулай да башкарган эшемне бәяли белүләре өчен авылдашларыма рәхмәт, дип  Любовь Сергеевна  ире Геннадий Порфирьевич Даниловка колхозларында үз вакытында намуслы, тырыш хезмәтләрен исәпкә алып элеккеге колхоз рәисе Гыйльман Касыймов аларга яңа йорт җиткезеп бирүен  бүген дә  рәхмәт сүзләре белән искә ала. Ул чорларда яшь гаиләгә менә шулай олы хөрмәт күрсәтүләренә сөенмәслек тә түгел шул. Изгелекнең бервакытта да онытылмавына ачык мисал түгелме соң бу? Шуңа бүгенге яшьләребез үткәннәрдән үзләренә тиешле нәтиҗә ясасыннар иде, диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса