Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Лилия Хәйруллина шәхси тормышына тыгылмаска куша

Артист тормышының күп яклары җәмгыятькә ачык булуын барыбыз да беләбез. Популяр артистларның зур күпчелеге хәхси тормышларын социаль челтәрләрдә яктыртып үзләренә аудитория җыялар. Һәм бу табигый күренешкә әверелеп бара.

Шулай да әлеге кагыйдәне кабул итмәүче артистлар да бар. Мәсәлән, җырчы Лилия Хәйруллина үзенең шәхси тормышына тыгылганны яратмый икән. Бу хакта ул Инстаграм аккаунтында яза. «Кайберәүләр минем шәхси тормышымны миннән дә күбрәк белә бугай», – дип яза Лилия. Шул рәвешле ул үзенең шәхси тормышы белән һәрвакыт кызыксынып, кирәкмәгән киңәшләр бирүчеләргә бүтән бу темага кагылмаска киңәш итә. «Минем шәхси тормышымнан кала да күрсәтер әйберем күп», – дип ышандыра җырчы.

 

Автор: А.Габдуллина.

 фотоtv.vtomske.ru

http://www.sahne.ru/kheberler/10064.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса