Гөлназ Асаеваның әнисе Лилия Биктимерова мәхәббәт тарихлары һәм тату гаилә серләре белән бүлеште.
-
2000 елда училище тәмамлаганнан соң, эшкә урнашырга дип, филармониягә килдем. Фәдис Ганиевка аның төркемендә җырлау теләген белдердем. Ул: «Минем төркемдә җырчылар әлегә җитәрлек», - дип, мине кире какты. Укытучым Фәрзәнә ханым, Фәдис янына барып: «Лилия бит синең төркемдә генә җырлыйм дип әйтә. Ул да синең кебек калын тавышлы, синең яклардан», - дигәч кенә, мине төркемгә алдылар. Соңыннан аның белән якыннан танышып китеп, очраша башладык. 2003 елдан бергә яшибез.
ЗАГСка бару бик кызык килеп чыкты. Президент безгә фатир бирергә дип кул куйды. Ә ул вакытта безнең никахыбыз законлы рәвештә теркәлмәгән иде. Шуның өчен барысы да ашыгыч булды. Өстебездә джинс кием, Мендельсон маршы уйный һәм без ЗАГС залына көлә-көлә керәбез.
Фәдис белән 15 ел гомер итәбез. Тормыш юлдашым итеп аны сайлаганыма бер дә үкенмәдем. Ә менә ул бәлки үкенгәндер дә. Мин бит өйдәгеләргә бер дә тынгылык бирмим: кирәк икән - иртәнге алтыда уятам. Йокысы туйганмы-юкмы, сорап тормыйм. Гөлназ кызым миңа: «Әни, синең белән яшәгән ир-атка Алла ярдәм бирсен», - ди инде.
Фәдис - идеаль әти. Балалар өчен ничек үлеп тора. Аның янында үземне бик бәхетле хис итәм!
фото туйлар ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев