Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үлгәннәрнең "бит"ләрен ябыгыз!

Социаль челтәрләрдән үлгән кешеләрнең фотоларын алып ташларга кирәк булачак.

 Русия Дәүләт думасы шундый тәкъдим белән чыккан.

Әле төрле аккаунтларда 70 миллионнан артык русияле утыра. Шулар арасында 1 миллионнан артык шәхси «бит»нең хуҗалары вафат. Баксаң, мошенниклар мондый кулланылмый торган битләргә пароль туры китереп керәләр, фотоларны алыштыралар, кешеләрне алдыйлар икән.
Мондый җинаять­челәрне табуы да авыр. Депутат Сергей Вострецов үлгән кешенең социаль челтәрдәге бите өчен туганнары җавап бирергә тиеш, дип саный. Моны Гражданнар кодексына кертергә дә кирәк, ди. Өч айдан артык кулланылмый торган битләрне автомат рәвештә ябарга киңәш итә.
2070 елда "Facebook"та үлгән кешеләрнең "бит"ләре исәннәренекеннән дә күбрәк булырга мөмкин, дип фаразлыйлар.

 http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/lgnnrne-bitlren-yabygyz

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса