Җәмгыять
Үлгән кеше пенсия алып яткан...
Дагыстанның Агул районында пенсионерның карточкасына үзе үлгәннән соң өч ел буе акча күчереп барганнар. Хокук бозу прокурор тикшерүе барышыннан соң гына ачыкланган. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
Дагыстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, Агул районы Пенсия фонды Худиг авылы кешесенә канунда каралган пенсиясен күчереп барган. Ир-ат исә 2013 елның декабрендә үк...
Дагыстанның Агул районында пенсионерның карточкасына үзе үлгәннән соң өч ел буе акча күчереп барганнар. Хокук бозу прокурор тикшерүе барышыннан соң гына ачыкланган. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
Дагыстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, Агул районы Пенсия фонды Худиг авылы кешесенә канунда каралган пенсиясен күчереп барган. Ир-ат исә 2013 елның декабрендә үк үлгән булган. Нәтиҗәдә, аның исәп-хисап счетына миллион сумнан артык акча күчкән. Шул ук вакытта аның ярты миллионы үлгән кешенең картасы белән банкомат аша алынган. Прокуратура материаллары тикшерү органнарына җибәрелгән. Алар каралганнан соң, җинаять эше кузгатылган.
http://www.bugulma-tat.ru/tt/the-news-tat/item/11057-
фотоPolit74.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев