“Үлгәч, мәетне яру ярыймы?”
542
0
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин "Туры элемтә" сәхифәсе кысаларында укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Сезнең игътибарга әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез.
- Әбиләрдән, әниләрдән калган тулы ике Коръән бар, бик нык таушалган. Алар миннән соң әрәм булып калмасыннар иде. Миннән дә калсалар, кадерсез булырлар дип куркам. Алар бик таушалган инде, укып та булмый. Шуны нишләтеп була икән, агымсуга агызыргамы, җиргә күмәргәме?
- Бик мөһим сорау. Күпләрдә борынгыдан калган бик күп китаплар саклана. Шуңа күрә изге китапны кая урнаштырырга белмәүчеләр еш мөрәҗәгать итә. Коръән китабы һәр гаиләдә буыннан-буынга күчеп, кадерләп саклый торган ядкарь-истәлек. Ул бар нәрсәдән дә өстен. Шуңа да аны кадерләп сакларга кирәк. Түбән урынга куярга рөхсәт ителми. Кайберәүләр мәчеткә, тарихчыларга тапшыра. Сезнең очракта да Коръән басмаларын мәчеткә тапшырырга киңәш итәм.
Чыннан да, совет чорында китапны агымсуга агызучылар булган. Мин моны дөрес дип санамыйм. Беренчедән, табигатькә зур зыян. Икенчедән, сөекле Пәйгамбәребез суны кадерләргә куша.
Җиргә күмәргә мөмкин. Ләкин ул да ышанычлы юл түгел. Иң яхшысы - саклык белән яндырырга кирәк. Яндырганнан соң ул юкка чыга, көлгә әйләнә. Үз вакытында Госман Ибн Аффан да бер генә төрле Коръән калдырып, калганнарын яндырырга кушкан. Мичтә яндырсак, гөнаһ булмаячак, Иншаллаһ.
- Минем улым мөселман динендәге кыз белән очрашып йөри, кушылышырга исәпләре бар. Без никахка каршы идек. Үзебез христиан динендә, керәшеннәр. Никахсыз гына буламы икән, юкмы? Мөселман динендәге кыз башка диндәге егеткә кияүгә чыга аламы, шуны беләсе килгән иде.
- Никах ул асылда мөселманнар өчен. Яңа гаилә никахтан башлана һәм шуңа да ул изге гамәлләрнең берсе булып тора. Мондый сорауларны әти-әниләр еш бирә, бу хакта бәхәсле фикерләр бик күп. Кияү кеше мөселман булырга тиеш. Мөселман кызын башка дин кешесенә кияүгә бирү Коръән һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан катгый рәвештә тыела. Чөнки гаиләдә ир баш була һәм хатын-кыз аның кануннары буенча яшәргә, илтифат күрсәтергә тиеш. Әгәр ул сайлаган ир-ат имансыз булса, гаиләне көферлеккә тарта, балаларны имансыз итәчәк. Мөселман хатын-кызына мөселман булмаган ир-ат белән гаилә корып яшәү хәрам була. Көфер кеше намаз укымый, Коръәнне, Аллаһны, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне танымый.
- Шундый соравым бар иде: апалы-сеңелле өченче буын туганнарның балалары өйләнешә аламы?
- Әйе, ала. Чөнки алар якын туган булып саналмыйлар. Бу очракта шәригать гаилә корырга рөхсәт итә.
Мәсәлән, Гали ибне Әбү Талиб - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең икетуган энесе, аның кызы - Фатыйманың ире була. Бу кан аерыла һәм гаилә корырга мөмкин булганны аңлата. Әлеге никахтан 3 малай - Хәсән, Хөсәен һәм Мөхсин, һәм ике кыз - Зәйнәп һәм Өмм Көлсем туган.
- Күпләрне борчыган сорау белән мөрәҗәгать итәргә телим. Авылда олы яшьтәге кеше озак вакыт авырып ята. Үлгәч, аны ярырга алып китәләр. Моңа Ислам дине ничек карый?
- Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Үлгән кешенең сөяген сындыру тере кешенең сөяген сындыру белән бер", - дигән. Үлгән кешене дә ихтирам итәргә кирәк. Кешенең тәне безнең өчен изге, аның үз хаклары бар.
Мәетне юганда да сак кыланырга тиешбез. Юу эшләрен башкарганда шәригать җылы су кулланырга куша. Боз кебек яки кайнап торган су кулланмыйбыз, чөнки ул сизә кебек. Мәетне юганда кирәкле сүзләр генә сөйлибез. Юа башлаганда ният кылабыз: "Бисмилләәһиррахмәәниррахим. Иләһи ният кылдым бу мәеткә госел тәһарәте алдырырга". Мәетнең җенси әгъзаларын каплыйбыз, оят җирләрен ачып салмыйбыз. Истинҗа кылганда, ягъни мәетнең гаурәтен юганда ялан кул белән кагылмыйбыз, тукыма аша юабыз. Кардәшләребезне соңгы юлга пакьләп озату кирәк. Бу Пәйгамбәребез заманыннан ук калган гамәл. Шуны онытмаска кирәк: Аллаһы Тәгалә каршында кеше тәненең дәрәҗәсе бар.
Мәетне ярдырмый гына җирли алабыз икән, моның өчен көрәшергә кирәк. Үлгәннән соң яру - гөнаһ, кирәкмәгән, тыелган эш. Күп кенә районнарда хәзрәтләр ярдыруга каршы чыга. Авырту диагнозы билгеле, криминал хәлләргә катнашы булмаса, закон мәҗбүр итми икән, кешенең тәненә кагылырга кирәкми. Ләкин закон таләп итсә, Ислам дине каршы килә алмый. Андый вакытта кабер өстенә ятып, бирмибез дип тора алмыйбыз.
- Ирем улымның төшенә кергән, миннән акча сорый икән. Юкса, аның рухына багышлап гел Коръән укыйм, сәдака бирәм. Хәзер аптырашка калдым, тагын нишләргә икән?
- Төш күрү һәм аларны юрау мәсьәләләре адәм балаларын бервакытта да битараф калдырмый. Безнең халык төшләргә борынгыдан ук ышанып килә. Аллаһы Тәгаләдән килгән төшләр күп очракта хәерле яисә хәбәр бирә торган, кисәтү төшләре була.
Мәетләр төштә нәрсә турында да булса хәбәр дә итәргә мөмкин. Теләсә нинди китапларга таянып төш юрамагыз, чөнки аңа зур гыйлем кирәк. Ә гомумән алганда, төш юраулар белән артык мавыкмаска киңәш итәм. Төшкә чамадан тыш игътибар бирү дөрес түгел.
Вафат булган кешеләрнең төшкә керүе еш күзәтелә. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә безгә аларның рухын онытмаска белдертә торгандыр. Кайвакыт дога кылганнан соң, мәетләр төшкә матур итеп, елмаеп, рәхмәт әйтеп керә.
Бу очракта ата кешенең улыннан дога ишетәсе килә торгандыр. Чөнки хатын-кыз башка иргә кияүгә чыгып, аның тормыш иптәше булудан туктарга мөмкин. Вафат булган ирнең нәселе, тәрбия җимешләре булып балалары санала. Тол калган хатынның догасына караганда, үз орлыгыңнан, каныңнан яралган балаларның догасы кыйммәтлерәк. Күп хәдисләрдә балалары дога кылды, Коръән укыды һәм шуннан соң җәннәттә абруе күтәрелде диелә.
- Йосыф хәзрәт, ни өчен кабергә ясалма чәчәк, венок куярга ярамый?
- Венок, гомумән, безнең әйбер түгел. Ул безнең динебездә бөтенләй булмаган, әби-бабайларыбыз венок куймаган. Ул башка милләтләрдән, башка халыклардан кергән әйбер һәм аның бернинди файдасы да юк.
Чәчәк утырту хакында фикерләр төрле, галимнәрнең сүзгә килгән чаклары да күп булды. Ясалма чәчәкнең дә бернинди файдасы юк.
Пәйгамбәребездән (с.г.в.) хөрмә ботагын ник кадап куйдыгыз дип сорагач, ул менә шушы ботак кипкәнче, мәеткә савабы барып торыр, ди. Агач утыртуыбызның да хикмәте шунда инде. Агачның яфраклары зикер әйтеп торыр, диләр. Агач бездә биек булып үсә, чардуганга комачаулый башлый. Зур булып үскәч, йә ава, йә аны кисәргә кирәк була. Бүген шуның аркасында иске зиратларны чистарта алмыйбыз. Машина белән кабер өсләрен җимереп кереп булмый. Шуңа күрә агач утыртулардан читләшергә кирәк.
Каберстан чәчәкләр гөлбакчасы була алмый, кеше анда килгәч, гыйбрәт алырга тиеш. Ахыр чиктә шушында кереп ятачакмын, минем йортым шушы булачак дип уйларга тиеш.
- Намаз укымаган кеше ураза тотса, дөрес буламы?
- Халык арасында бу шулай ук актуаль сорау. Аллаһның рәхмәте белән, хәзер дингә килүчеләр күп. Намазга басучыларның саны артып тора. Ислам дине биш төп нигездән тора. Аллаһы Тәгаләне тану һәм ышану, намаз уку, зәкят түләү, ураза тоту, хаҗ кылу. Без шушы биш фарызны үтәргә тиеш. Намаз өчен аерым, ураза өчен аерым җавап бирәсе була.
Намаз иң әһәмиятле гыйбадәт булып тора. Ураза тотарга теләгән кеше аны тотсын, иншаллаһ, акрынлап барысын да аңлап, намазына да басар. Ураза тотып карыйсы килгән кешегә без каршы була алмыйбыз. Чөнки Аллаһы Тәгалә булдыра алганча гыйбәдәт кылырга куша. Аллаһка бер карыш килсәң, ул сиңа бер терсәк килер дип әйтелә.
фотоfototelegraf.ru
http://www.atnya-rt.ru/ru/the-news/item/17606-"үlgәch-mәetne-yaru-yaryiymyi?".html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев