Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әлфия Әшрәпова: " Кешенең матур якларын күрә белү гомерем буена барды".

Җиһанга “Әбиләр чуагы”ның татлы хуш исе таралган. Агачларда эленеп калган соңгы алмалардан киләме ул, әллә тирә-юньгә сибелгән кызгылт-сары яфракларданмы, анысы ул кадәр мөһим дә түгел.

Җанның шушы гүзәллекне тоеп тантана итүе бу! Кем беләндер кинәнеп сөйләшәсе, күңел җылылыгын бүлешәсе килә. Уйларым, ирексездән, укытучым Әлфия Сабировнага килеп тоташты. Аның татар теле һәм әдәбияты дәресендә классик язучылар әсәрләре аша безгә шушы табигый матурлыкны аңлатканы күз алдыма килде. Һәр сурәтләү, чагыштырулар тезелеп-тезелеп күңелебезгә кереп оялый һәм без үзебез дә шул искиткеч дөньяда кала идек.

Хәтеремдә, 90 нчы елларда Балык Бистәсе гимназиясендә укучылар конференцияләре уздыру, сәнгать әһелләре белән очрашулар еш оештырыла иде. Әлфия апа Әшрәпова исә аларның үзәгендә кайный. Без дә аңа ияреп  әдәбият-сәнгатькә, иҗатка тартылдык. Алай гына түгел, сыйныфыбыз белән татар теленә чын-чынлап гашыйк булдык. Үзара русча сөйләшүләр кимеде, укытучыбыз кебек сөйләм телен бозмыйча матур итеп аралашырга тырышабыз. Дәрестән тыш бирелгән иҗади эшләребезне район газетасы редакциясенә, “Сабантуй”га юллыйбыз. Газетада басылган язмаларга исә укытучыбыз безгә караганда да ныграк шатлана, кабат канатлар куя.

...Хатирәләр дөньясыннан аерылып, кыяр-кыймас укытучым ишеген кагам. Менә ул җанга якын таныш тавыш, әнием кебек назлы, ягымлы караш. Аның кочагына мин янә укучы бала булып сыенам.

- Онытмавыңа рәхмәт, - дип пышылдый ул. Шул рәвешле икәүләп иркен, якты өйнең түренә узабыз.

Гимназияне тәмамлаганыбызга шактый еллар узса да укучылары турындагы һәр яңалыктан хәбәрдар Әлфия Сабировна. Сыйныфташларымның исем-фамилияләрен генә түгел, дәрестәге шуклыкларын, шаянлыкларын да онытмаган, елмаеп-көлеп шуларны искә алабыз. Аннан ул кинәт җитдиләнеп:

-Хәтерлисеңме, язмаң район газетасында басылып чыккач ничек сөенгән идең. Икенче көнне үк газетаны миңа алып килдең. Ә мин аны әле дә саклыйм, - диде һәм шкаф тартмасыннан альбом алып миңа сузды.

Укытучымның иң кадерле истәлекләре тупланган альбом битен ачам. Фотолар, үзе турындагы язмалар... һәм ни күрим, укучыларының гәҗитләрдә басылган кечкенә язмалары, шигырьләре... Барысы да сакланган, төсен югалтмаган.

Рәхмәт сиңа, Укытучым!

Шул чагында: “Әтиең кебек журналист булырсың” дип үсендергәнең, киләчәгемне әллә никадәр матур хыяллар белән үргәнең өчен рәхмәт!

-Кешенең матур якларын күрә белү гомерем буена барды. Дәрестә балаларга тема аңлатканда әхлак-тәрбия ягына да игътибарны юнәтә идем. Әнә шулай татар телен өйрәтү белән бергә мин аларны тормышка да әзерләдем, - ди Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Әлфия Әшрәпова.

Лаеклы ялда булуына карамастан ул бүген дә йөзләгән укучыларының яраткан укытучысы.

Бәйрәмнәрдә телефоннан шалтыратулар тынмый, капка-ишекләре ябылырга өлгерми. Кешелекле, гади һәм зур хәрефләр белән язылган Укытучы исемен йөртү өчен күңел сафлыгына тузан кундырмый яши белергә, ил күзенә туры карый алырлык йөз аклыгы да кирәк шул. Әлфия Сабир кызы Әшрәпованың шуңа да хөрмәте зур. Гомер юлыгыз озын, көзләр кебек бай нигъмәтле, куанычлы булсын, Укытучым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса