Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Легендар җитәкче оныгы уракта

 Районыбызда үзвакытында халыкның тормыш-көнкүреш хәлен яхшырту масатыннан  армый талмый эшләгән колхоз рәисе Сөләйман Вагыйз улы Хәмәдияровны балыкбистәлеләр әле бүген дә  зур хөрмәт хисләре, рәхмәт сүзләре белән искә алалар.

Чыннан да аның данлы эшләрен һич онытырлык түгел. Балыклы Чүкәй, Яңа Арыш, Крәшен Казысы авылларында аның олы кайгыртучанлыгы белән җиткерелгән производство биналары, социаль объектлар әле бүген дә авыл халкына хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Менә шундый мәртәбәле эшләр башкарган данлыклы игенченең хезмәтләре онытылмавына һәм уңышлы төстә дәвам итүенә чираттагы сәфәрдән сөенечләр кичереп кайттым әле. Иң әһәмиятлесе ул озын гомерле булырга охшаган. Чөнки данлыклы легендар игенченең эшен бүген оныгы Тимур Хәмәдияров дәвам иттерә. Дөресен әйтергә кирәк, шәһәр җирендә туып үсеп югары уку йортында белем алып республикабыз өчен аеруча дәрәҗәле булган нефть химиясе өлкәсе өчен әзерләнгән белгечлек алган егетне элегрәк бездә озак тоткарланыр, дип һичкенә дә уйламаган идем. Әмма  бабасы эшен дәвам иттерү уе  көчле булып чыкты егеттә. Фермерлык хезмәтенә шактый соңарып кына керешсәләр дә бүген инде аларның күпләрне сокландырырлык нәтиҗәле эшләре күз алдында. Беренчедән бүген тәмам таралып юкка чыгу чигенә җиткән Олы Солтан авылына ямь өстәлгән, ул бүген көйле яшәвен дәвам иттерә. Машина-трактор утары да элеккеге еллардагы кебек гөрләп тора. Анда ел саен диярлек соңгы заман таләпләрендә эшләнгән яңа авыл хуҗалыгы машиналары кайтарыла. Производство биналары, социаль объектлар төзекләндерелә. Кыскасы эшләү һәм яшәү өчен бөтен уңай шартлар мөмкинлекләр булдырылган биредә. Шуңа үз эшчәнлекләрен башлаган көннән башлап ун елдан артык инде монда күрше Тулуш, Ырга авылларыннан килеп егетләр трактор автомашиналарда хезмәт куялар. Әлбәттә инде авылның төп эш сөючән егетләре дә читтә калмыйлар. Без хуҗалыкның техника утарында булганда гомерләре буена игенчелек хезмәтен үзләренә юлдаш иткән данлыклы механизаторлар Рөстәм Мингалиев, Минсур Зәйнуллин, автотранспортчылар Мансур Сибгатуллин, Айдар Гайниевләрне дә биредә  очраттык. Быелгыдай җаваплы урып-җыю эшләреннән алар да читтә калмаганнар. Киресенчә урак өстендә ярдәм күрсәтә алулары өчен куаналар. Гомерләре буена игенчелектә хезмәт куйган әлеге ир-егетләрнең яшләргә әйтер сүзләре дә байтак. Эш барышында аларнын һәркайсы үзләренең бай тәҗрибәләре белән  теләп уртаклашалар. Бүгенгесе көнне агрофирма буларак үсеш кичерүче бу хуҗалыкның киләчәге дә өметле булырга охшаган. Елның-елында биредә җир мәйданын киңәйтеп аннан нәтиҗәле файдаланырга омтылалар. Чәчүлек җир мәйданнары инде дүрт мең гектарга якынлашып килә. Аның бер мең гектарын көзге бодай били. Яз башыннан явым-төшем сирәк булганлыктан ул инде тәмам  өлгереп тә җиткән. “Бу көннәрдә 8 комбайн ашлык суктыру белән мәшгуль. Быелгыдай коры елда уңышы да начар түгел. Һәр гектардан уртача 30 центнер бодай җыеп алабыз”, - дип үз сөенечләре белән уртаклашты игенче оныгы. Күргәнебезчә болар барысы да биредә авыл хуҗалыгы проукциясе җитештерү күләмен үстерү буенча елның елында күрелгән  агротехник чараларның уңай нәтиҗәсе. Иң куанычлысы ул елдан-ел заманча кулланыш таба. Производствода алдынгы технологияләрнең киң файдаланылуы да тоткан кыйблаларының дөрес булуына ишарә ясый. Биредә шулай ук хезмәтне оештыруда да прогрессив алымнарны  киң кулланалар. Җитәкчеләрдән элек-электән килгән күркәм гадәт буенча узган елгы һәм бүгенге урак батырлары турында кызыксынгач, биредә андыйларның булмавын белдерделәр. Берничә ел рәттән инде алар эштә коллектив методын киң файдаланалар икән. Аны механизаторлар да инде үз иткәннәр. Кызу урак өстендә кинәт бер комбайн туктап калса, барысы да җыйналып күмәк көч белән аны төп эшкә зыян китермәслек итеп  сафка бастыралар. Хәзер элеккеге еллардагы төсле эш күләме артыннан ашыгып кабаланып чабу да инде биредә онытылып бара. Чөнки ашыкканлык нәтиҗәсендә елның–елында эштә брак җибәрү очраклары  кабатланып тора. Шуңа биредә  аннан тулысынча баш тартканнар. Аннары игенчеләр арасында да элеккеге еллардагы кебек көндәлек эшкә  нәтиҗә ясаганда коллективта ризасызлык белдерүләр, урынсызга үпкәләүләр  инде бүген онытылып бара. Шуңа һәркем  биредә гомуми хезмәт нәтиҗәләре, кырда игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышалар. Бу бүген зур әһәмияткә ия булган күркәм гамәлләр. 

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса