Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ләйсән Шәйхетдинова: « Мин һәрвакыт гөмбә сезонын көтеп алам»

Гөмбә җыю бик күңелле шөгыль. Алар аланнарда да, урманнарда да күп үсә. Каеннар яки наратлар арасында йөрсәң шунда ук гөреҗдә, йөнтәс гөмбә, опята һәм башка гөмбәләрнең исен тоясың.

Әлбәттә, кәрзинне тутыру өчен шактый тырышырга кирәк, ә кайчагында бу әллә ни авырлык тудырмый. Бары тик теләгең булу һәм гөмбә урыннарын белү генә кирәк. Районыбызда яшәүче Ләйсән Шәйхетдинова да табигатькә гашыйк.
- Ләйсән, гөмбә җыю белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?

 - Балачактан ук. Әни тумышы белән районыбызның Камский поселогыннан. Ул искиткеч һавалы, җиләкле һәм гөмбәле урман эчендә урнашкан. Әни мине гөмбәләрне танырга өйрәтте дә инде. Аларны җәй башында һәм көз көне җыябыз, әлбәттә инде, башта «разведка»га чыгабыз.

   Шуны әйтәсем килә, бер ел икенчесенә охшамый. Гөмбәләр күп булырга яки булмаска да мөмкин. Сезонны майлы гөмбә җыюдан башлыйбыз, алар төнлә барлыкка килә. Аннары каен һәм усак гөмбәләре чыга. Көзен чын гөреҗдәләр, җирән гөмбәләре артыннан барабыз. Аларны кәрзингә дә, чиләккә дә җыябыз. Бу эштә миңа кайнатам ярдәм итә. Эштән соң ул урманга барып минем өчен гөмбәләр җыеп алып кайта. Тагын шунысын да әйтәсем килә, таныш булмаган гөмбәләргә кагылмыйбыз да.

  - Җыюы тиз, аны бит әле эшкәртергә дә кирәк. Бу эштә сезгә кем ярдәм итә һәм нинди әзерләү ысулларын кулланасыз?
- Әти-әнием һәм улым белән бергәләшеп юып чистартабыз. Бер дә авырыксынмыйм, барысын да җиңел башкарам. Майлы гөмбәләрне, гадәттә, маринадлыйм һәм бер литрлы банкаларга тутырып ябам. Гөреҗдәләргә тоз, сарымсак, укроп салып авыр әйбер белән бастырып куям һәм бер айдан соң алып суыткычка сакларга куям. Усак, каен, майлы гөмбәләрне кыздыру өчен кулланам. Ак гөмбәләрне исә киптерергә дә була.
 - Һәрвакыт бер үк рецепт буенча эшлисезме яки экспериментлар ясыйсызмы?
- Мин экспериментлар ясарга яратмыйм. Әни ничек өйрәтте, шулай эшлим дә.
- Гөмбә җыю – сезнең яраткан шөгылегез. Күңел рәхәтлеге өчен нәрсә бирә ул?
 - Мин һәрвакыт гөмбә сезонын көтеп алам. Кемдер җиләк җыярга ярата, ә мин гөмбә генә. Урманда мин ял итәм, андагы гөмбәләрне күргәч, икеләтә ләззәт алам. Менә әле дә үзем сезнең белән сөйләшәм һәм күңелемнән гөмбә җыям.
 Быелгы сезонда мин 20 банкадан артык гөмбә әзерләдем инде. Алда көз бар әле. Кыш көне табынга пешкән бәрәңге белән гөмбә дә куйсаң искиткеч ризык бит.
    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

 

Тансылу Мингазова.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса